Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Урдалы авылында тыл хезмәтчәннәрен котладылар

Хөрмәт һәм игътибар.

Урдалы авыл башлыгы Николай Заокопный хәбәр иткәнчә, Җиңү көне алдыннан авылның хөрмәтле кешеләрен, сугыш елларында үз иңнәрендә авырлыкны күтәргән тыл хезмәтчәннәре – Яхъя Хөҗҗәт улы Бикбов һәм Рәшидә Хәбибулла кызы Ихсанова янына барып, бүләкләр тапшырганнар.

Котлауларга авыл башлыгы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук мәктәп укучылары кушылган. Мәдәният хезмәткәрләре хәрби киемнәр киеп, укучылар флаглар тотып, чын бәйрәм рухы керткәннәр.
 
Олы буынга аяз күк йөзе өчен рәхмәт белдергәннәр.

 

Фотолар: Н.Заокопный

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев