Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы авыл җирлеге үткәннәрне саклап, киләчәкккә ышаныч белән карый

Әнә шулай ди авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин. Әлеге җөмләгә барысы да сыйган, авылның үткәне, бүгенге яшәеше, алдагы көннәргә өмет белән алга атлау.

“Авырлыкларга карамастан, безнең авыл җирлеге тотрыклы экономик үсешкә ия. Авыл территорииясендә нефть предприятиеләре: “Татнефть”нең “Елховнефть” идарәсе, “Татойлгаз”, “Шешмаойл”, авыл хуҗалыклары: “Хәбибуллин Ф.З” КФХ, “Агротренд” эшләп килә. Салым керемнәре буенча  районда икенче урында торабыз. Тагын да шатландырганы: үзара салым йөз процент күләмендә җыела. Бу халыкның актив гражданлык позициясендә булуын күрсәтә. Халыкның җирлек тормышында катнашуы сүздә генә түгел, эшләрдә дә чагыла. Җыелган үзара салым акчалары ярдәмендә Урмышлы авылында Дуслык урамында 250 метр озынлыкта яңа суүткәргеч төзелде”, - дип сөйли горурланып, Артур Хәбибуллин авыл җирлеге эшчәнлеге хакында.

Урмышлы авыл җирлегенә Иске Варваринка, Яңа Варваринка, Яңа Елховой, Бохар, Болгар авыллары карый.  6 авылда 512 кеше яши, 363 хуҗалык бар.

Быел Урмышлы балаларына шатлыклы вакыйга булган: “Татнефть” хәйрия гранты программасы ярдәмендә заманча, матур балалар уен мәйданчыгы барлыкка килгән. Ә Яңа Елховой авылында Владимир Карповның хәйриячелек ярдәме буенча шулай ук уен мәйданчыгы урнаштырылган. Яңа Елховой белән Урмышлы арасындагы 940 метр озынлыктагы юл программа буенча ремонтланган (вак таш салынган).

Урмышлы авылында мәктәп тә милли рухны саклаучы белем учагы. Узган ел мәктәп балалар бакчасы белән берләште, хәзер балалар өчен бердәм белем бирү үзәге сыман. 

Урмышлы авылындагы ФАП та иң яхшылардан санала, ди артур Хәбибуллин. Ике шәфкать туташы һәм бер санитарка эшлиләр. Шулай ук биредә олы яшьтәге кешеләргә социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтә, алар монда бишәү, алар карамагында 55 кеше. 

“Матур гына ике мәчетебез эшләп килә. Әлһәмдүлиллах, барлык әби-бабайларыбыздан калган йолалар башкарыла. Халкыбыз елдан-ел динебезгә тартыла”, - ди авыл башлыгы. 

Китапханә белән мәдәният йорты – ял һәм иҗат урыны. Мәдәният йорты бүгенгесе көндә капиталь ремонт сорый.  
“Бюджет оешмаларыннан тыш,  авыл үсеше өчен шәхси хуҗалыклар да өлеш кертә. Безнең авыл халкы – чын мәгънәсендә тырыш халык. Мөгезле эре терлек саны һәм умарта саны буенча без район буенча икенче урында торабыз, ә сарык-кәҗәләр буенча – беренче”, - ди Артур Фәнзәтович. 

 Сөт җитештерү, дөресрәге реализацияләү быел авыл буенча 88 тонна тәшкил иткән. Ит, сөт җитештерү дә әйбәт күрсәткечләргә ия. Сәгыйр Салахетдинов, Рамил Нуруллин, Флүс Илалтдинов, Рәфкать Хәлимов, Әнвәр Бикмөхәммәтов гаиләләре –  авылда үз хуҗалыкларында иң югары күрсәткечкә ирешүчеләр.  

Авыл башлыгы әйтүенчә, авыл җирлегендә уңай күрсәткечләргә ирешергә, тотрыклы экономик үсештә булырга бердәм команда булып эшләү ярдәм итә. 

“Туган ягымда хәйриячеләр булуы – зур бәхет. Фермер хуҗалыгы башлыгы – әтием Фәнзәт Хәбибуллинга, шулай ук 14 яшькә кадәрге барлык балаларга өч ел рәттән Яңа ел бүләкләре тапшырган "Татойлгаз"га рәхмәт белдерәм. Моннан тыш җәмгыять 2022 елда безнең мәктәп өчен компьютерлар, спорт инвентарьлары һәм башка бик күп әйберләр сатып алу өчен 2 миллион сум күләмендә иганәчелек ярдәме күрсәтте. Быел барлык укучылар өчен Әлмәткә онытылмаслык экскурсия оештырды”, - ди авыл башлыгы. 

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 12 сентябрь санында басылды.

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев