Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы авылы балалар бакчасы тәрбия бирү буенча зур эш алып бара

Биредә югары белемле, балаларны яратучы хезмәткәрләр эшли.


Зур спорт залы, төркем бүлмәсе, йокы бүлмәсе, экологик бүлмә (бер почмагында юл йөрү кагыйдәләре почмагы да ясалган), татар теле кабинеты булган бакчага, ни кызганыч, йөрүче балалар саны гына азая. Бүгенге көндә 8 бала тәрбияләнә. Киләсе уку елына 4 балабызны мәктәпкә озатабыз. Шуңа да карамастан, сынатмыйча, җиң сызганып эшлибез.

Татар теле бүлмәсенең бер өлешен музей почмагы итеп ясадык. Анда һәр хезмәткәр кул чигешләре алып килде. Авылда оста тегүче буларак танылган әнием алъяпкыч, яулыклар да тегеп бирде. Милли тәрбия бирү юнәлешендә, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен дә яратып кулланабыз. Татар халык уеннарын барлыйбыз. Балалар аеруча "Зәлидә", "Түбәтәй", "Йөзек салыш" уеннарын яратып уйныйлар.

Бакчабызда "Сөмбелә",  "Өлкәннәр көне" (лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне чакырып, бәйрәм оештырабыз), "Әниләр бәйрәме", Яңа ел, 8нче март, Ватанны саклаучылар көне, Нәүрүз, Сабантуй, мәктәпкә баручылар өчен озату кичәсе кебек чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әлбәттә, бәйрәмнәрне үткәрүдә уң кулларыбыз - әниләр.

Менә күптән түгел "Әниемнең жылы кочагы" дип исемләнгән кичә үткәрдек. Кичәнең беренче өлешендә әниләрне котлап, җырлар, биюләр булды, шигырьләр сөйләделәр. Икенче өлештә милли гореф-гадәтләр, йолаларыбызны искә төшереп "Әниемнең күңел сандыгы" ннан альяпкыч, сөлге, кәләпүш, читек турында сөйләп, җырлап искә төшереп күңел ачтык.

Бәйрәмнәрдән тыш, төрле муниципаль, республика һәм Бөтенроссия күләмендә уздырылган конкурс, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар, дипломнар да алабыз.

Яраткан эшемне эшли башлавыма да 29 ел булды. Балаларны бик яраткач, эшне яратып башкаргач, бу вакытның узып китүе дә сизелмәгән. Инде ничә еллар элек без тәрбияләгән балаларның балалары да безгә йөри. Шушы самими, гөнаһсыз балаларга бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын иде.

 

Гүзәлия Илалтдинова, тәрбияче

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев