Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы авылы китапханәсендә якташ шагыйрә Мөхлисә Фәрзетдинова-Кәримова белән очрашу узды

Урмышлы авылының талантлы кызы Мөхлисә Фәрзетдинова-Кәримова туган авылын онытмый.

Ул авылына багышлып шигырьләр яза, туган нигезен сагынып кайта. Бүгенге көндә Әлмәттә яши. Күптән түгел авылдашлары белән очрашып, күреште, сөйләште.

Очрашу авыл китапханәсендә узды. Биредә Лениногорскиның Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаров, берләшмәдән шагыйрә Илсөяр Салахова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова катнашты. 

Шулай ук  чарага укучыларда иҗатка, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән ветеран-укытучы Сәгадәт Мифтахова, Мөхлисә ханымга белем биргән укытучылар, аның иҗатын хөрмәт иткән авылдашлары, шигъриятне сөючеләр җыелган иде.


Очрашу барышында шагыйрәнең яңа "Гомер сукмагы" дип аталган шигырьләр җыентыгы шигырь сөючеләргә тәкъдим ителде.

Урмышлы авылы китапханәчесе Гөлия Галиева авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапның  эчтәлеге, тематикасы буенча җанлы әңгәмә алып барды. 

“Иҗади очрашу укучылар күңеленә керердәй шигырьләр, җыр-моң белән үрелеп барды. Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, Таһир Шәмсуаров, Урмышлының мәдәният тормышында даими катнашучы җырчылар Ландыш һәм Ринат Локмановлар тарафыннан башкарылган музыкаль чыгышлар халык тарафыннан яратып кабул ителде”. 

“Шагыйрәнең байтак кына шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Гомумән алганда, Урмышлы халкының иҗат, мәдәният белән кызыксынуы күңелдә уңай фикерләр тудырды. Димәк, бу авыл бүген дә гүзәллеккә, матурлыкка гашыйк булудан туктамаган, туасы таңнарга өмет белән карый, авылдагы һәр яңалык, иҗади юнәлеш халык күңелендә җылы фикерләр уята», - дигән фикерен җиткерде шагыйрь Таһир Шәмсуаров.

 

фотолар: үзәк китапханәдән

фотолар ГАЛЕРЕЯ бүлегендә, түбәндә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев