Зәй-Каратай авылы мәчете өлкәннәрне котлап, азык-төлек тупланмасы әзерләде
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Зәй-Каратай авылы мәчете өлкәннәрне котлап, азык-төлек тупланмасы әзерләде

Өлкәннәр декадасы башланды.

Зәй-Каратай авылы мәчете  авылда яшәүче олы яшьтәге апаларга, абыйларга, әби-бабайларга бәйрәм уңаеннан азык-төлек тупланмалары әзерләде. Бу хакта авылдан мөслимә Мәдинә апа Ситдикова хәбәр итә.

Мәдәният йортында узган чарадан соң, олы яшьтәгеләрне мәчеткә чакырганнар һәм азык-төлек салынган пакетларны тапшырдылар. Ә кемнәр клубта узган чарага килә алмаган, мәчет исеменнән дигән бүләкләрне аларның өйләренә илтеп биргәннәр. 

Аллаһ ризалыгы өчен булсын, әби-бабайлар исән-сау булсыннар, – ди Мәдинә апа Ситдикова. 

 

фото: М. Ситдикова

 


Нет комментариев