Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай авылы мәчетендә балалар өчен дини-әхлакый лагерь эшләде

Зәй-Каратай авылы мәчетендә балалар өчен дини-әхлакый курслар эшләде, балалар 10 көнлек лагерьда рухи яктан да, физик яктан да ял итте.

Зәй-Каратай мәчетендә менә икенче ел рәттән шундый курслар оештырыла. Курсларның-лагерьнең максаты – балаларга дини белем бирү, яшь буынны әдәп-әхлакка өйрәтү, гореф-гадәтләребезне саклау.

Авылда әлеге лагерьне оештыручы – Әлфия апа Сәгъдиева әйткәнчә, узган ел 11 бала йөрсә, быел 18 бала булган. Араларында төрле яшьтәгеләр: 7дән алып 12 яшькә кадәргеләр. 

Балалар дәресләрдә гарәп алфавитын өйрәнгәннәр, өйрәнүне әлифтән башлаганнар. Моннан тыш гарәп алфавиты буенча язу дәфтәрендә хәрефләрне язып барганнар. 

Дәресләрне шәкерт Ранил Галимуллин алып барган, кызларга намаз укырга өйрәнү дәресләрен Әлфия ханым өйрәткән. “Лагерьга йөрүче балалар арасында намаз укырга өйрәнүчеләр, гарәп хәрефләрен дә белүчеләр бар иде”, - ди Әлфия ханым.

Балалар иртәнге 9га килеп, сәгать көндезге бергә кадәр булганнар. Алар өчен татлы ризыклар пешерелгән. Ашарга пешерүчеләр – алар авыл мөслимәләре: Рәмилә Шиһапова, Надифә Суфьюкова тәмле ашлар пешергәннәр, кыстыбый, өчпочмакларга кадәр әзерләгәннәр.

Лагерьнең соңгы көне аеруча да истә калырлык булган. Ул көнне балаларга бүләкләр биреп, күңелле итеп таралышканнар.

“Курсларга йөрүче балалар тагын лагерь оештырыйк әле, безнең китәсе дә килми диделәр. Быелга башка лагерь булмый шул инде. Киләсе елга да оештырырга язсын. Кызлар һәм малайларның шатланып-куанып мәчеткә килүләре, аннары китәсе килмичә торулары башкарган эшебезнең кирәкле булуын күрсәтә дип уйлыйм”, – ди Әлфия Сәгъдиева. 

 

фото: Ә. Сәгъдиева.

Язма тулысы белән «ЗАман сулышы» газетында 27 июнь санында

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев