Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында «Супер әби» бәйгесе уздырдылар
Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында өлкәннәр декадасы уңаеннан “Супер әби” бәйгесе уздырдылар.
“Өлкәннәр көненә багышланган чараны башкача уздырырга булдык. Бу инде элек “Ягез әле, кызлар” бәйгесе уза иде бит, шуңа ошатып, дөрес, биремнәрне үзгәртеп, үзебезнең җирлеккә яраклаштырып, әбиләрнең яшь үзенчәлекләрен искә алып, күңелел чара үткәрдек”, - дип сөйли мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Галия Насибуллина.
Бәйгедә авылның өч актив әбисе катнашты: Тәслимә Шәрипова, Расиха Хәйбрахманова, Мөгаллимә Галиева. 75 яшьтән, 80 яшьтән олы булган бу әбиләр конкурс барышында үзләре белән таныштырдылар, көзге букет ясап күрсәттеләр, бакчада үстергән яшелчәләре турында сөйләделәр, хәтта үзләренең эш коралларын тәкъдим итеп, сәхнәгә шушы эш кораллары белән чыктылар.
Әйтик, Тәслимә апа үлән чабу өчен кулланыла торган җиһаз – триммерны кулына тотып, биеп тә алды. Расиха апа сиптергеч белән бакчасындагы корткычларга каршы көрәшүен күрсәтте. Мөгаллимә апа кәтмән алып чыккан иде.
Бәйгеләр арасында авылның “Рәйхан” ансамбле, Гүзәлия Фәхретдинова, Рөстәм Идиятов, авыл башлыгы Миләүшә Исхак кызыннан бәйрәм номерлары тәкъдим ителде.
Соңыннан исә конкурста катнашкан әбиләрне авыл башлыгы Миләүшә Идиятова котлады, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәрберсе турында җылы сүзләр әйтте.
“Сезне әбиләр дип әйтәсе дә килми, сез һәрвакыттагыча актив, җитез, энергияле. Авылдашларны хөрмәт итеп, чарада катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең өчегез дә җиңүче, шушы яшьтә сәхнәдә бәйгедә катнашуыгыз үзе зур җиңү”, - диде.
фотолар: М.Ситдикова





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев