Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай мәдәният йортында «Ак калфакларда кунакта» кич утыруы үтте

Хәзерге вакытта календарьда истәлекле даталар, бәйрәмнәр күп. Авыл клублары шушы бәйрәмнәр уңаеннан чаралар уздырырга тырыша. Күптән түгел Халыкара пешерүчеләр (поварлар) көне иде.


  “Шушы уңайдан без авыл клубында апалар, ханымнар белән алдан пешереп алып барган ризыкларны тәкъдим итү кичәсе, кич утыру формасында уздырдык”, - ди Зәй-Каратай мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Галия Насибуллина.

Ул әлеге вазифада күптән түгел генә эшли башлаган. Чараны “Ак калфакларда кунакта” дип атаганнар. Авылның “Ак калфак” оешмасына йөрүче апалар, ханымнар килгән. Галия Насибуллина бәйрәмнең тарихы белән таныштыра. Быел Пешерүчеләр көне 19нчы мәртәбә билгеләп үтелә икән. 2004 елда, 20 октябрьдә Бөтендөнья шеф-поварлар берләшмәсе ассоциациясе инициативасы белән оешкан ул көн.

Чарада катнашучылар тематика буенча булган табышмакларга җавап эзләгәннәр. Әлбәттә, җырсыз-моңсыз булмый, баянга кушылып җырлаганнар да, Рөстәм Идиятов көйләрне бер-бер артлы уйнаган гына.

Апалар, ханымнар пешереп килгән ризыклары турында сөйләп тә күрсәткәннәр. Тәслимә апа бавырсак пешергән, Рәхимә апа – бәрәңге пәрәмәче. Галия ханым үзе торт пешергән, матур итеп бизәгән, тортка “Ак калфак” дип язган. 

Шулай ук кышкылыкка әзерләгән банкалардагы ризыкларны да алып килгәннәр. Зәй-Каратай хатын-кызлары гөмбә маринадлауга, тәмле-татлы варенье ясауга, кышкылыкка салатлар әзерләргә дә оста икән.

Соңыннан исә бергәләп утырып, ризыклардан авыз иткәннәр. Сырганактан пешерелгән шифалы чәй эчкәннәр.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында булачак.

Фотолар: мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев