Зеленая Роща авыл җирлегендә су белән тәэмин итү проблемасы турында сөйләштеләр
Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Саттарова җыенда 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2026 елга планнар турында сөйләде.
Зеленая Роща һәм Спиридоновка авылларын берләштергән Зеленая Роща авыл җирлегендә 633 кеше яши.
Муниципаль программа буенча Спиридоновка авылында Совет урамындагы үзәк юлда мәктәп автобусы маршруты үтә торган чокырларга ремонт ясалган. Үзара салым акчасына Зеленая Роща авылында Энгельс урамына вак таш түшәлгән.
Җирлекнең ике авылында да светодиодлы урам яктырткычына күчү тәмамланган. Бер ел эчендә 20дән артык яктырткыч куелган һәм алыштырылган.
Үзара салым акчасына Промысловая (Зеленая Роща) һәм Советская (Спиридоновка) урамнарындагы куркыныч тудыручы иске агачлар киселгән.
Очрашуда төп темаларның берсе – су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү иде. Җирлек башлыгы мөрәҗәгате буенча «Татнефть» компаниясе Зеленая Роща һәм Спиридоновка авылларында тузган су линияләрен ремонтлау һәм алыштыру өчен 10 миллион сум күләмендә иганәчелек ярдәме бүлеп бирү турында карар кабул иткән.
“2025 елда җыелган акчалар юлларны карап тотуга, вак таш түшәүгә, урамнарны яктыртуга, куркыныч агачларны кисүгә, үләннәр чабуга тотылды”, - диде Зөһрә Саттарова.
2026 елга үзара салым акчаларын еленая Роща авылындагы Энгельс, К.Маркс, Ленин урамнарына вак таш түшәүгә (бигрәк тә суүткәргечне ремонтлау планлаштырылганнан соң), җирлекне төзекләндерү һәм тормыш белән тәэмин итү буенча агымдагы бурычларны хәл итүгә юнәлтү планлаштырыла.
Авыл территориясендә «Союз-Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы эшли: җир эшкәртәләр, шулай ук авылны эчәр су белән тәэмин итү өчен су насос станциясе – аграр хуҗалык җилкәсендә.
фото: авыл җирлегенннән һәм ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев