Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зеленая Роща авылы мәчетендә гаиләләр исеменнән ифтар ашлары үткәрелә

Изге Рамазан аенда район авыллары мәчетләрендә ифтар ашлары үткәрелә.

Менә безгә – редакциягә Зеленая Роща авылыннан Илсөяр Салахова ифтар ашы турында мәгълүмат җибәрде. 

“Зеленая Роща авылында ифтар мәҗлесен мәчеттә үткәрү күркәм традициягә керде. Авылның мөселман халкы күмәкләшеп авыз ачалар. Быел да уразаның беренче көнне үк мәчеткә йөрүче апалар ярдәме белән ифтар ашы үтте. Анда 45-50ләп кеше җыелып, матур чара булды. Вәгазь сөйләп, Коръән аятлары укылды һәм бергәләп ахшам намазын укыгач, мәҗлеснең дәвамы мул табын артында дәвам итте.

28нче февраль көнне дә авылыбыз мәчете гөрләп торды. Чөнки тагын халык ифтарга чакырулы иде. Авылыбызның күркәм кешеләре булган Әхмәтов Хәмит абый белән Сәвия апаларның өч уллары: Рафик абый, Илдар абый, Рашат гаиләләре белән ифтар оештырдылар. 

Яңа Иштирәк авылы белән Зеленая Роща элек-электән ике бертуганнар кебек берләшеп яши. Заманында Яңа Иштирәкнең бик күп баласы, рус мәктәбендә укырга теләп, ике араны бер итеп йөрделәр. Бүгенгесе көндә шул балаларның күбесе Зеленая Рощада төпләнеп яши. 60 белән 75 яшьләр тирәсендәге халык җыелган иде ул көнне ифтарга. Сер түгел, хәзер халык бер-берсенә бик йөрешми, күршегә дә сирәк керә, ә менә мондый ифтарларда очрашулар, аралашулар халыкның күңеленә хуш килә. Күптән күрешмәгән дуслар, авылдашлар күрешеп, хәл-әхвәлләр сораша, бу шатлыклы вакыйга. Барлык ир-атлар түбәтәйләрдән, хатын-кызлар матур итеп бәйләнгән яулыклардан киенеп килгән иде –  шуның кадәр ямьле күренеш.

Хәзрәтләр тарафыннан (шәһәрдән килгән кунаклар бар иде, Фирдәвес хәзрәт белән ике яшь шәкерт) әйтелгән азаннан соң, Коръән укылып, ике авылның да зиратларындагы барлык әрвахларның рухларына багышлап дога кылынды. Шулай ук җәмәгать намазы башкарылды.

Аллага шөкер, мәчетебездә Коръән мәҗлесләре үткәрер өчен барлык шартлар бар. Ризыклар әзерләү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Ифтарга җыелган барлык халык исеменнән Әхмәтовлар гаиләсенә шундый мул итеп әзерләп, саваплы изге эш башкаруларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.. Һәм дә бу мәҗлесне үткәрергә ярдәм иткән барлык хатын-кызларга да зур рәхмәт.

Мәҗлес азагында шулай ук авылыбызда яшәүче гаилә, Хәкимов Чулпан һәм Лилия киләсе шимбәгә, ягъни 7нче март көненә халыкны тагын мәчетебезгә, ифтарга чакырып, белдерү ясадылар. Аллаһының ризалыгын өмет итеп үткәргән ифтарларыбыз, тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын иде Раббым. Мәчетебез Рамазан аенда гына түгел, ә башка вакытта да гөрләп торсын иде”. 

Илсөяр Салахова.

фотолар: автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев