Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зеленая Роща китапханәсендә халыклар дуслыгы фестивале үтте

Зеленая Роща авылы - районыбызда күпмилләтле авыл булып санала.

Биредә 10нан артык милләт халкы яши. Төрле милләттән булсалар да, дус һәм тату яшиләр. 

Шушы көннәрдә моны раслап, авыл китапханәсендә "Сезнең йортка тынычлык!" исемле халыклар дуслыгы фестивале уздырдылар. 

"Авылда яшәүче  төрле милләт вәкиле китапханәдә узган чарада үзенең гаилә традицияләре белән, үзләренең ерак, кече Ватаннары белән таныштыруларын теләгән идек. Рус, татар, мордва, чуваш, керәшен, удмурт, үзбәк, литвалы, әрмән - менә безнең авылда яшәүчеләр", - ди китапханәче Әлфия Хафизова.

Катнашучылар үзләренең милләтләре, шул милләткә хас традицияләр турында сөйләгәннәр, биюләр, җырлар башкарганнар.

 

фотолар: китапханәнең социаль челтәреннән: https://vk.com/id632990007?w=wall632990007_1370%2Fall

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X