Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

“Ак калфак” якты эз салып бара

Аларны шәһәрдә узучы һәр бәйрәм чарасында күрергә мөмкин, кайдадыр бай, матур күргәзмә белән катнашалар, шул арада икенче җирдә яшьләргә мастер-класслар күрсәтәләр, интернет киңлекләренә чыгып, онлайн конкурсларда катнашырга өлгерәләр. Шул арада оешма хатын-кызларының берәрсе чит төбәкләрдә конференция яки утырышка барып кайта. Сүзем - Лениногорск “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы турында.


 


Бүгенге көн шартларында яшь буынны тәрбияләүдә таләпләр югары. Телебез, рухи кыйммәтләребез югалуга җирлек туган чор. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү – “Ак калфак”лыларның төп максаты.

2017 елда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова үзәк китапханәнең милли бүлегендә эшләүче Тәслимә Рафиковага оешманың җитәкчесе булырга тәкъдим итмәгән булса, “Ак калфак”, бәлки, оешмаган да булыр иде яки оешса да, милли җанлы Тәслимә Рафикова кебек үз эшен яратып эшләүче булыр идеме икән? “Гөлфирә Мәҗитовна “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе булырга әйткәч, тәвәккәлләдем, авыр булачагын да белдем, әмма үз көчемә ышандым. Китапханәдә эшләгәндә татар журналларыннан республикадагы “Ак калфак” оешмасы, аның беренче җитәкчесе Роза Туфитулова турында укыганым бар иде, бераз оешма белән таныш идем”, - дип сөйли ул елларны искә алып Тәслимә ханым.

2017 елның 9 мартында  11нче гимназия бинасына “Ак калфак”ның беренче утырышына милләт өчен җан атучы татар хатын-кызлары җыела. Араларында төрле тармакта эшләүче хатын-кызлар бар, янәшәләрендә зур терәк булып, Гөлфирә Рафикова утыра. Шул көннән бирле ул – алар белән. Шул көннән бирле “Ак калфак” оешмасы  хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында тора. Ул көнне алга зур бурыч-максатлар куела, ханымнар, апалар эшлибез дип тора. Тәслимә Рафикова бүген дә кызларына (ул үзе яратып, аларны шулай ди) зур ышаныч белдерә. Әнә күптән түгел, 30 августта Тәслимә ханымнан башка менә дигән итеп күргәзмә белән катнаштылар бит әле.

“Ак калфак” оешкан елларга әйләнеп кайтсак, шул елны җитәкчегә Казандагы күчмә утырышта катнашырга туры килә. Анда милли баш киеме – калфак тегүләрне күрсәтәләр. Тәслимә ханымның күзләрендә очкын кабына: һичшиксез, үзебездә эшләргә кирәк, калфак тегәчәкбез дигән уйлар белән кайта. Шуннан Гәүһәр Гирфановалар белән тегәргә өйрәнәләр. Тәслимә ханым үзе эш урынында – китапханәдә кичке якта оешмадагы кызларны тегү дәресләренә чакыра. Шулай итеп, күз явын алырлык калфаклар барлыкка килә. Хәзерге “Сүнмәс ялкын” ансамбленә йөрүче хатын-кызлар – “Ак калфак”та адымнарын ясадылар. “Аларның аерылып чыгуларын авыр кичердек. Ансамбльдәге кызларыбыз йөзләгән калфак теккәндер, бик уңганнар алар”, - ди Тәслимә ханым.


Оешма 2018 елда “Татар кызы” конкурсын оештыра һәм бәйге нигезләмәсе буенча катнашучы кызлар укытучылары белән калфак тегеп килергә тиеш була. Җиңүче кызга “Ак калфак” теккән баш киемен тапшыралар, катнашучылар ефәк шәлле була.

Оешма еш кына бәйрәмнәрдә чыгыш ясый, зур кунаклар каршы алуда катнаша. Әлбәттә, матур күлмәкләр кирәк мондый вакытта. Бәхетләренә, грант оталар һәм шуның акчасына сәхнә күлмәкләре тектерәләр. “Ул чакта башка районнардагы оешмалар да безгә кызыгып караганнар иде. Соңрак икенче төрле, икенче төстәге күлмәкләребез дә барлыкка килде”, - ди Тәслимә ханым. Анысын ул депутатка мөрәҗәгать итеп, аның ярдәмендә ал төстәге күлмәкләр тектергәннәр.
Алда язганымча, һәрвакыт Гөлфирә Рафикова алар белән, һәр башлангычны аның белән киңәшеп, аның хәер-фатихасын алып эшлиләр. “Безне район башлыгы Рәгать Хөсәенов та хөрмәт итә, без катнаша торган җирдә булсак, яныбызга килә, сораша, эшләребез белән соклана. Зур рәхмәт аңарга”, - ди Тәслимә ханым.

“Ак калфак” хатын-кызлары барысы да уңган-булган, җитезләр. Аларның кул эшләре Бөтенроссия бәйгеләрен, андагы чараларны бизи. Сәрия Миргасыймова, Лилия Афандиева, Зилә Мөдәррисова Россиякүләм бәйгегә сөлге чиккәннәр. Бые җәй көне исә балалар бакчасында эшләүче Лилия Афандиева нәниләр һәм әти-әниләре өчен милли бәйрәм – Сабантуйны үткәрде. 50 йомыркадан камыр әзерләп килеп, кош теле белән барчасын сыйладылар.
Алар бергәләшеп өмәләр үткәрәлә, элеккеге йолаларны кайтаруда зур эш башкаралар. Печән чабу өмәсе, каз өмәсе, Сабантуйны элеккеге гадәт буенча үткәрү, бергәләшеп, җиләк, дару үләннәре җыю, дисеңме. Ә узган ел Зәй-Каратайдагы Исәнгелде чишмәсен яшьлегенә “алып кайттылар”. Нинди матур чара булган иде ул. Чишмә буенда кер чайкаулары, казан, кәстрүлләрне ком ташы белән чистарттылар.

Тәслимә Рафикова республика “Ак калфак” оешмасы үткәргән күчмә утырышларда еш була. “Төрле төбәкләргә, районнарга барырга туры килде. Анда берәр яңалык, берәр гадәти булмаганны күрәм дә, их, менә моны бездә үткәрәсе иде, дип кайтам. “Килен коймагы”н шәһәр күләмендә уздырасы дигән хыял яши. Тик финанс ягы чабудан тарта шул”, - ди. Дөрес, алар коймаклар пешереп, мәдәният сараенда “Аулак өй” үткәргәннәр иде. Ләкин анда тар даирәдә генә узды. Ә шәһәр күләм уздыру ул – икенче нәрсә бит. Шулай ук Тәслимә ханымның “Кияү пилмәне” йоласын уздыру теләге дә бар. Әкияттәге кебек, килеп чыксын иде дә бит берәр тылсымчы, ягъни спонсорлык күрсәтүче, зур ярдәм булыр иде. Үзләренең баянчылары булмагач, җыр өлкәсендә бик балкый алмыйлар. Гүзәл ханымнар-апалар янында гармунда сыздыра торган ир-егет тә кирәк. Шулай ук һәр авылда “Ак калфак” төркеме эшләсен иде, дигән фикерләрен дә җиткерәләр.

Һәр авыл берәр йола гына кертсә дә, гореф-гадәт сандыгыбыз тулыр иде. Киләчәктә “Ак калфак”лыларның мөхтәсибәт белән хезмәттәшлекне ныгытасылары килә. “Бала тәрбияләүдә Ислам диненең роле зур”, - ди Тәслимә апа. Кул эшләре осталарын бергә җыеп, һөнәрчелекне үстерү юлында да эшләргә планнары бар. Кыскасы, Ак калфак” оешмасы җитәкчесе биниһая зур хыяллар-максатлар белән яши. Шундый максатчан җитәкче һәм бал кортлары кебек тырыш ханымнар барында барысын да булдырырлар.


“Ак калфак” оешмасында тиздән өй туе гөрләр, мөгаен. Аларга шәһәрдәге бинадан урын, бүлмә бирделәр. Әлегә кайда икәнен сер итеп калдырыйк. Ачкычны кулларына тантаналы рәвештә тапшыргач (шулай итеп тапшырачакларына ышанабыз), хәбәр итәрбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев