Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

«Чишмә» берләшмәсе: туган якны зурлап, хөрмәтләп, иҗат эшендә “кайныйлар”

Лениногорск-Шөгер төбәгенең әдәби мирасы бик бай. Безнең җирлек илебезгә күп язучылар, галимнәр, шагыйрьләр үстереп бирде. Аларның һәрберсе якты эз калдырды һәм калдыра. Төбәгебездәге әдәби үсешкә “Чишмә” берләшмәсе үз өлешен кертте һәм бу шулай дәвам итә дә.


Быел Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсенә нигез салуга 64 ел булды. Димәк, киләсе елда – юбилей елы. “Чишмә” берләшмәсенең җитәкчесе Таһир Шәмсуаров әйтүенчә, шәһәр күләмендә зурлап уздырырга ниятләп торалар. Әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегеннән дә кунаклар булачак. “Чишмә” лаеклы рәвештә үзенең 65 еллыгын каршы алыр дип көтәбез.

Бүгенге көндә иҗат эше белән янып-көеп йөрүче 23 кеше “Чишмә” әдәби берләшмәсендә тора. Алар шәһәр һәм райондагы кичәләрне үзләренең шигъри һәм музыкаль иҗатлары белән бизиләр. Моннан тыш “Чишмә” һәм мәктәпләр арасында ныклы күпер дә салынган. “Чишмә”леләр мәктәпләргә барып, укучылар белән очраша. Каләм тибрәтә торган укучыларга язучы абый-апаларча киңәшләр бирәләр, тәкъдимнәрен җиткерәләр. Укучыларга тере язучылар белән күрешү көтеп алынган вакыйга.

Хәтерлим әле, берничә еллар элек Шөгер мәктәбенә бер төркем язучылар килеп төште: Таһир Шәмсуаров, Рәсим Хәбибулла, Наил Гыйләҗев, Халидә Бегҗанова, Әлфия Сөләйманова, Әгъләс Шәйхетдинов (хәзер мәрхүм), композитор Каюм Шәрәф. Бик күңелле һәм ямьле очрашу булган иде.

“Чишмәле”ләр белән укучылар арасындагы элемтәгә кайтсак, 11нче гимназиянең укытучысы  Венера Сәмигуллина шигырь һәм проза язарга сәләтле булган балаларны җыеп, “Чишмәкәй” түгәрәге оештырды.

Күптән түгел “Чишмә” берләшмәсе утырышында үзләренең дус-тату оешмаларына яңа кеше – Раушания Кудашованы кабул итеп алдылар. Раушания ханым шигырь конкурсында лауреат булгач, Таһир Шәмсуаров аны берләшмәгә чакырган.

“Чишмә” берләшмәсе вәкилләре шигырь язу белән генә чикләнмичә, шигъри тәлгәшләрен бергә туплап, китап итеп чыгару бәхетенә дә ирешә. Берләшмәнең яшәү дәверендә – алты дистә елдан артык гомер эчендә күп китаплар басылды. Быел исә Әлфия Сөләйманованың һәм Зеленая Рощада яшәп иҗат итүче Илсөяр Сәлахованың китаплары укучы хозурына тәкъдим ителде.

Татарстан китап нәшриятында “Яңа гасыр моңнары” дигән китап дөнья күрде. Шушы җыентыкта Таһир Шәмсуаровның шигырьләре урын алган (Таһир абыйның шигырьләре район газетыннан тыш, республика газет-журналарында да басылып тора).

“Мәйдан” журналының декабрь ае саны “Чишмә”гә багышланган булачак дип шатлыклы хәбәр җиткерделәр чишмәлеләр.   Шулай ук тиз арада Мәһәрша Вәлиуллованың китабын күрербез дип өметләнәбез. Шигырьләре тупланып, “Рухият” фондына тапшырылган. “Лениногорскига килеп урнашкач, танылган язучылар: Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров “Чишмә” берләшмәсенә чакырдылар. Ул вакытта “Чишмә” 100 дән артык иҗат кешесен берләштергән иде”, - дип Мәһәрша апа.

“Чишмә” берләшмәсендә шигъри әсәрләр белән беррәттән җыр-моң да янәшә атлый. Гөләндәм Кәбирова һәр утырышны, һәр әдәби кичәне, очрашуларны үзенең җырлары белән шатландыра, ә нефть өлкәсендә эшләүче Мансур Хәсәнов гитарасын һәрвакыт үзе белән йөртә. “Мин шигырьләргә караганда, көйләрне тизрәк иҗат итәм”, - дип кулына гитарасын алып, җырлар башкара ул. Шунысы да бар: каләмдәшләренең шигырьләренә дә көйләр яза.

Берләшмәнең бүгенге җитәкчесе Таһир Шәмсуаров – халык мәгарифе отличнигы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр Академиясе академигы. Ул һәрвакыт иҗат эшендә. Туган авылының искиткеч табигатенә сокланып, шигырьләр иҗат итә. Ул “Чишмә”нең олпат язучылары Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Альберт Хәсәнов, Әсрар Галиләрдән киңәшләр, фикер-тәкъдимнәр туплап калу бәхетенә ирешкән.

“Чишмә” берләшмәсенең оешу тарихына да күз салыйк. Аның тарихын Рәсим Хәбибулла туплап, 60 еллыкка чыгарылган китапта язды.

1958 елның октябрендә Лениногорск шәһәренә яңа гына күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби түгәрәк оештырып, аның беренче утырышын уздыра.  «Ильич васыятьләре» газеты редакциясенең бер кечкенә бүлмәсендә барган бу утырышта, Ш.Бикчуриннан кала, газета редакторы Бастам Сәлахов, башлап каләм тибрәтүче Әсрар Галиев һәм әле бер әсәр дә иҗат итмәгән ике-өч кеше катнашкан.

Элегрәк  «Чишмә» иҗат оешмасы вәкилләре нефтьчеләр, шәһәрне төзүчеләр турында репортажлар, әдәби очерклар, шигырьләр, хикәяләр язып, район газетасы битләрендә, республика матбугатында бер-бер артлы бастырып торганнар.

"Чишмә» әдәби оешмасының беренче җитәкчесе Шамил ага Бикчурин үзе дә нефтьчеләр турында яза һәм «Каты токым» романын иҗат итә. Шулай ук аның Татарстан һәм Төмән нефтьчеләре дуслыгын чагылдырган «Тирән катлам» романы укучыларның көтеп алган һәм яраткан әсәренә әверелде. Иҗат оешмасы аның исемен исемен йөртә.

Тора-бара Шамил Бикчурин, Гәрәй Рәхим Татарстанга танылалар һәм алар  СССР Язучылар берлегенә алына. Күренекле язучылар Флера Гыйззәтуллина, Мәхмүт Газизов, Шамил Маннапов, Альберт Хәсәнов, Җәмит Рәхимов, Рәшит Шиһапов, Кәшшаф Әмировлар да «Чишмә»дә көч туплаганнар.

Фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеров, Әнвәр Шәрипов, Әнәс Исхаков, Рәшит Бәшәр, Җәүдәт Дәрзаманнар шигърият өлкәсендә танылалар.
Утыз елга якын әдәби берләшмәне шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин җитәкли. “Шамил Бикчурин исемендәге әдәби иҗат оешмасының исеме җисеменә тиң! Ул үз эченә каләмдәшләрен, композиторларны, җырчыларны һәм рәссамнарны берләштерде. Композиторлар Разим Вәлиуллин, Фәйзи Хөснуллин, Каюм Шәрәфов, Тәлгать Әхмәтшин, җырчылар Фәнис Йосыпов, Минәхмәт Фәйрушин, Ринат Хәбипов һәм башкалар армый-талмый халыкка хезмәт иттеләр һәм итәләр”, - дип язды Рәсим Хәбибулла ул чакта.

Шулай ук «Чишмә»нең актив әгъзаларыннан ул чактагы Әгъләс Шәйхетдинов, Рәмзия Габделхакова, Рәйсә Фәтхуллина, Рәхимә Габделганиева, Халидә Бегҗанова, Нурия Сәлманова, Расих Саримовны әйтергә була.

“Шамил ага Бикчурин “Чишмә”гә  нигез салып калдырган берләшмә ургый-ургый агуын дәвам итә. Берләшмәнең тәүге утырышына Татарстан Язучылар союзыннан язучы Гали Хуҗи да килгән була. Ул: “Әгәр дә шушы иҗат оешмасыннан киләчәктә бер генә профессиональ каләм иясе чыкса да, хезмәтегез, тырышлыгыгыз бушка китмәгән, өметләр акланган дип саный аласыз”, дип әйткән булган. Бүген “Чишмә”нең 17 язучысы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары”, - ди Таһир Шәмсуаров.  


 2018 елда “Чишмә” берләшмәсе 60 еллыгын билгеләп үтте. Казаннан ТР Язучылар берлегенең рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучы Рифат Сәлах, "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев һәм Язучылар берлегенең "Тукай клубы" җитәкчесе, җырчы Рафаэль Сафин, күренекле композиторыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым, Лениногорскиның горурлыгы - академик Энгель Таһиров, Чаллыдан галим, шагыйрь Әнвәр Шәрипов, шагыйрь Рәшит Бәшәр, Рәфкатъ Шаһиев килгән иде. “Чишмәләр ургылып аксыннар” дигән китап та дөнья күрде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев