Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Лениногорскилы Гыйлемхан Мияссаров бүген дә фронт хатирәләрен күңелендә саклый

Бөек Ватан сугышы ветераны, «Лениногорскнефть» идарәсе ветераны Гыйлемхан Мияссарович Мияссаров сигез дистә елга якын гомер узса да, алар гаиләсенә сугыш китергән зур кайгыларны һәм үзенең фронт хатирәләрен күңелдә саклый.

Сугыш афәте алар гаиләсен кызганып тормаган, ике абыйсы һәм ике апасының ирләре дә фронтта вафат була. Бер абыйсы контузияләнеп, 1943 елда өйгә кайта, ләкин озак яши алмый. 

Гыйлемхан Мияссарович 7 классны тәмамлагач, Бөек Ватан сугышы башлана. 14 яшьлек яшүсмергә колхоз эшенә җигелергә туры килә. Туган авылы Кодашта (Бөгелмә районы) ат караучы булып эшли. Атларны җәйләүгә алып килгәч, хәтта берүзе генә төн чыгуын да искә ала. Язгы кыр эшләре вакытында 1944 елда ул эшли торган колхоз Яңа Писмән районы буенча буенча беренчелекне алган. 17 яшь тулгач, аны армиягә алалар. «Товар вагоннарына төяп алып бардылар. Бик озак бардык. Өйдән үзебез белән сохари гына алган идек», — ди ул. 

Башта хәрби өйрәнүләр узалар. Булачак солдатларны яхшы ашатканнар, кара ипи, ак ипи, май биргәннәр. Сохари гына күргән солдатларга бу патшалар ризыгы кебек тоелган. 

Гыйлемхан ага җыр ягыннан сәләтле. Өйрәнүләрдә командирның «Запевай» дигән әмеренә ул иң беренче булып җырлап җибәрә. Соңрак татар телендәге җырларны хәтта удмуртлар, марийлар, мордвалар һәм чувашлар бергәләп тә җырлый торган булганнар. 

Аңа 1951 елга кадәр, 7 ел сугышта булырга туры килә. Шуның 5 ел ярымы — Иран чигендә. Сугыштан кайткач, фронт бригадасын нефтьче вахтасына алыштыра. Үсеп килә торган нефть промышленностенә эшче куллар бик тә кирәк вакыт. Нефть табу буенча оператор булып эшкә урнаша. 17 ел дәвамында «кара алтын» табуда хезмәт куя. Аннары Кодаш авыл советы рәисе булып сайлана. Язмыш «Иркеннефть» идарәсенә алып килә, аннан исә лаеклы ялга китә. 

Гыйлемхан агага Бөек Җиңүнең 70 елллыгы уңаеннан «Татнефть» ветераннары составында Мәскәүгә Җиңү парадында да катнашырга насыйп була. Ул тормыш иптәше Мөхтәрәмә Абдулловна белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Улы әтисе һөнәрен дәвам итә, нефтьче. Хәзер оныклар, оныкчыклар да бәхетне тулыландырып тора. Кызганыч, хатыны бу якты дөньяда юк инде, ә Гыйлемхан ага исә улында Казанда яши. Ветеранны 9 май бәйрәме белән нефтьчеләр котлады, аңа исәнлек, тыныч тормыш теләделәр.

Розалия Мостафина язмасы

#МинемГеройМинемГаилә-#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев