Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Лениногорскилы Хази Фәттахов

Лениногорскилылар #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобына кушыла.

Лениногорск районы Урдала авылы халкы Хази Фәттахов белән Зәкия Нуртдиновны бергә күрергә күнеккән, алар аерылгысыз дуслар булганнар.

1941 елның 22 июнендә Хази балта остасы булып эшләгән колхозны, Зәки — Шөгер милиция бүлеген калдырып икесе дә фронтка китәләр.

Бергә кыска вакытлы хәрби өйрәнүләр үтәләр һәм Кызыл Армиянең укчы полкы сафларын тулыландыралар.

Бөек Ватан сугышында яралану Зәкиянең сәламәтлеген нык какшата, ул 1953 елда вафат була. Аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары батырлыгын мәңге онытмый, тарихын хәтерли, сөйли, батырлыгы белән горурлана.

Хази да авыр сугыш елларын үтә, күп кенә коралдашларын югалта. Сугыштан соңгы елларда Хази бөтен вакытын эшкә багышлый. Гомерен нефть тармагы белән бәйли, атналар буе скважинада югалып кала алган.

Хази Фәттаховның йөрәге 1984 елның гыйнварында туктала, ул яраткан хатыны Зәйнәптән 16 елга озаграк яшәгән.

#МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм 

#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев