Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Түбән Чыршылыдан Илсөя Камалтдинова: Бабайның истәлеге булып, медальләре калды

Илсөя «Минем Герой – минем гаиләм» акциясенә кушылды.

Минем әтиемнең бабасы – Фәрзетдин Гайнетдин улы  Камалтдинов 1911 елда Түбән Чыршылы авылында дөньяга килә. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Безнең бабай да Ватанын саклар өчен, 3 баласын каалдырып, яу кырына китә.

Бер елдан соң, яраланып, әсирлеккә төшә. Әсирлектә алар сугышның барлык ачысын-төчесен күрәләр. Ачтан үлмәс өчен, үсемлек тамырларын, агач кайрыларын ашап, исән калганнар. 1945 елда совет гаскардлләре аларны әсирлектән азат иткән.
Сугыштан соң бабам колхозда 74 яшенә кадәр тырышып эшләгән. Ә аннары авылыбызда хәзрәт вазифасын үтәгән.

Әбием белән 6 бала үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырган. Балалардан соң нәсел дәвам итә, 11 онык, 23 оныкчык бар. Шуларга сөенеп, бабай белән әби 65 ел, кулга-кул тотынып, матур гомер иткәннәр.

Бүгенге көндә бабам исән түгел инде. Ул 91 яшендә вафат була. Аның истәлеге итеп медальләрен саклыйбыз.

Илсөя Камалтдинова,
Түбән Чыршылы. фото: гаилә архивыннан

#МинемГеройМинемГаилә-#МойГеройМояСемья

#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев