Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Габдулла Хөснуллин Дон елгасын кичкәндә яралана

Минем бабам Хөснуллин Габдулла Хөснулла улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтка киткән.

1942 елның ноябрендә Дон елгасын кичкәндә авыр яраланып госпитальгә эләккән.

Госпитальдән соң Казанга эвакуацияләнгән танк заводында эшләгән.

Ләкин ул тулысынча аякка баса алмый, алган яраларыннан вафат булган. Минем әти –аның олы улы, ә кечесе аның үлеменнән соң берничә ай үткәч туган.

Бу- бабамның бердәнбер фотосы, мин аны беренче тапкыр 2016 нчы елда күрдем! Аны фронтка озатыр алдыннан төшергән булганнар, фото архивтан табылган.

Хәтердә саклыйбыз! Минем аңа багышлап язган шигырем дә бар, аны авылда Абдул дип йөрткәннәр.

#МинемГеройМинемГаилә-#МойГеройМояСемья 

#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев