Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

60 яшьлек Хәмзә Мусин махсус операция зонасына киткән

60 яшьтә булуына карамастан, ул инде күптән якташларына Туган илне якларга ярдәм итү өчен махсус хәрби операциягә китәргә планлаштырган.

Хәмзә Мусин Татарстанның Арча районы Чулпан авылында яши.  Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүгә ул күптән түгел генә ирешә алган, хәрби операция зонасына 16 августта киткән.

«Октябрьдә миңа 60 яшь тула. Мин инде күптәннән махсус хәрби операция зонасына барырга теләк белдерәм. Менә, үз дигәнемә ирештем. Мин Россиядә яшим. Аның язмышына ничек битараф кала алам ди? Шул сәбәпле барам да. Акча да артык булмас», - дип сөйләде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Хәмзәнең туганнары аның контракт төзүенә каршы килмәгән. Мин сүзләрем һәм гамәлләрем өчен үзем җавап бирергә сәләтле, ә якыннарыма аларны кабул итәргә генә кала, дип билгеләп үтте шул ук вакытта Мусин. Яшь чагында ул армиядә хезмәт иткән, кулында корал тотканы бар. Көч-куәте булганда, Туган илне якларга барырга тели. Хатыны Әлфинур (үзе тумышы белән Донецкидан) иренең бу гамәлен югары бәяләгән.

«Ул бит ир кеше. Ир-атлар якламаса, кем яклар соң туган илне. Исән-сау булсын. Мин үзем Донецкидан. Бөтен туганнарым атыш вакытында һәлак булды. Ә мин исә әти-әниемнең туган ягына кайттым. Алар Балык Бистәсе районыннан иде. Өйләнешкәннән соң киткәннәр. Әти шахтада эшләгән. Гади эшче гаиләдән. Шунда төпләнгәннәр дә. Мин шунда тудым һәм үстем. Анда нинди вәзгыять икәнен яхшы беләм», - диде ул.

Хәмзә Мусин кечкенәдән намаз укый. Бу аңа махсус хәрби операция зонасында да ярдәм итәр, дип өметләнә: «Аллаһ исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп итсен», - ди ул.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев