«Фаяз» мәчетендә махсус операциядә катнашучыларның әти-әниләре белән очрашу узды
СВО

«Фаяз» мәчетендә махсус операциядә катнашучыларның әти-әниләре белән очрашу узды

Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә «Типичное Шугурово» хәбәр итә.

Шөгердә якшәмбе көнне "Фаяз" мәчетендә җылы очрашу үткәрелгән. Очрашуга Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары чакырылган.

Шулай ук шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов килгән. Хәзрәт үтемле вәгазь сөйләп, аннары Коръән сүрәләре, аятьләр укып, ир-егетләрнең исән-сау кайтуларын теләп, дога кылганнар.

Хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләр һәм туганнары өчен сагышлы күңелләрен юату өчен эчтәлекле чара үткән. 

Дөньялар тыныч булсын, киткәннәр исән-имин кайтсыннар!

фотолар: https://vk.com/shugurovo2016?w=wall-54852258_59146

 

 

 


Нет комментариев