Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Яңа Иштирәк авылында: барысы да мәрхәмәтле куллар аша эшләнелә

Яңа Иштирәк авылы халкы бердәм булып игелекле эшкә кушылды, дөресрәге игелекле эш башкаруларын дәвам итәләр: хәрби операциядәге солдатлар өчен ярдәм озаталар, соңгы арада госпитальләргә дә бик зур ярдәм күрсәтәләр

Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтер төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова белән аралашкан саен, ул авылларның хәрби операциягә күрсәткән ярдәмнәре, керткән өлешләре турында әйтмичә калмый. Зәй-Каратай, Куакбаш, Федотовка, Иске Шөгер, Урдалы, Ивановка, Кирлегәч, Сарабиккол, Мичурин, Яңа Сережкино, Чүте авыллары белән беррәттән Яңа Иштирәк халкы да солдатларга зур ярдәм күрсәтә.  

Узган елда алар маскировка челтәрләре үреп, шулай ук күп итеп токмачлар кисеп озатса, быел госпитальләр өчен махсус мендәрләр ясыйлар. “Синтепонны шәһәрдәге тегү фабрикаларыннан алып кайттык. Мендәр тышлары өчен тукыманы “С любовью и молитвами” волонтер төркеменнән алабыз, баштарак мендәр тышларына дигән тукыманы авыл халкы да китерде. Тегү машиналарында тегүче апаларыбыз бар. Алар теккәндә, икенчеләре синтепоннарны тутыра”, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова. 

Эшләр авыл мәдәният йортында башкарыла. Шулай ук биредә пакетларга үлән чәйләре дә тутыралар. “Халык киптергән үләннәр алып килә, бик күп санда пакетлы чәйләр әзерләдек. Пакетларга заказ биргәндә берьюлы 2 меңлек пакетка заказ бирәбез. Инде берничә тапкыр заказ ясадык”, - ди авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фәридә Зәкиева. 
“Мәдәният йортына килеп эшләүче 10-15 апабыз бар. Аларга бик зур рәхмәт. Авырсынмыйча килеп, ярдәмнәрен күрсәтәләр. Шулай ук авыл халкына финанс ярдәмнәре күрсәткән өчен, булышулары өчен зур рәхмәт”, - ди авыл башлыгы. 

Яңа Иштирәк халкы ураза аенда бирелә торган фитыр сәдакасын да фронтка ярдәм булсын дип, шушы юнәлешкә җибәргән. Авыл башлыгы Гөлия Рәфгатовна әйтүенчә, фитыр сәдакалары акчасына 21 мең сумлык медикаментлар алып, өч тартма тутырып, волонтер төркемгә тапшырганнар. 

Авыл башлыгы СВОга ярдәм күрсәтүдә авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә мактап алды. Авыл башлыгы янәшәсендә һәрвакыт таяна алырдай хатын-кызлар эшләгәч, күмәк эшләр җиңел башкарыла. Бердәмлек көчле булу кирәк шул ондый вакытта. 

Моннан тыш кечкенә балалар да – Яңа Иштирәк балалар бакчасы нәниләре солдат абыйларына рәсемнәр ясап, хатлар язып җибәрәләр. Алар шушы рәсемнәр аша илгә тынычлык киләсенә ышана, үз өлешләрен кертә.

Яңа Иштирәк халкының шәфкатьле, шифалы куллары аша ясалган мендәрләр, үлән чәйләре һәм башка кирәк-яраклар солдатларга барып җитеп, аларга көч-куәт бирер, җиңү көнен якынайтыр.

 

фотолар: Ф.Зәкиевадан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев