Яңа Сережкино мәктәбе хезмәткәрләре - хәрби операциягә ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәтендә
Районыбызның Яңа Сережкино авылы мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы МХО хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыю буенча волонтерлык хәрәкәтеннән читтә калмадылар.
Башта финанс средстволары һәм матди ярдәм буларак, шәхси күчерүләр (переводлар) башарганнар. Ә 2022 елның кышында волонтер төркем оеша, анда мәктәпнең профсоюз оешмасы әгъзалары да керә.
Төркемне оештыручылар башында ветеран-педагог Антонида Саушкина, Яңа Сережкино балалар бакчасы мөдире Ольга Алексеева тора, алар Мичурин авылы волонтерлары белән дә хезмәттәшлек алып баралар. 2023 елның маеннан исә махсус хәрби операция солдатларына төрле яклы ярдәм буенча авыл волонтер төркеме дә оеша. Болар хакында Яңа Сережкино мәктәбенннән укытучы Виталий Львов хәбәр итә.
“Волонтерлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре – акчалата җыю, кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, урын-җир кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары җыю, йон оекбашлар, мунчалалар бәйләү. Бүгенге көндә 300 пардан артык носкилар бәйләп озатылган, шуларның өчтән ике өлеше – белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре һәм ветераннарына туры килә”, - ди Виталий Львов.
Волонтерлык төркеме оешканнан алып төркемдә актив эшләүче – мәктәпнең техник хезмәткәре, пенсионер Татьяна Мадиянова. Ул 40 пардан артык носкилар, мунчалалар бәйләгән. Үлән чәйләре ясауны да ул оештыра икән. Икенчесе – шулай ук техник хезмәткәр, пенсионер – Юлия Яковлева. Ә волонтер төркем җитәкчесе Антонида Саушкина турында күп итеп язып булыр иде. Ул һәр бәйләгән оекбашлар янына үзенең шигырьләрен куеп җибәрә.
“Безнең гаилә дә – волонтерлык хәрәкәтендә. Хатыным Мария белән сохари, ашка тәмләткечләр, токмач, үлән чәйләре ясыйбыз, тәмле бал җибәрәбез, шәм өчен балавыз белән ярдәм итәбез”, - ди Виталий Львов.
Яңа Сережкино волонтерлар төркеме аша Әлмәтнең 16нчы мәктәбе һәм Тихоновка авылы кешеләре дә хәрбиләргә ярдәм итә икән.
Чыннан да, Яңа Сережкино волонтерлар төркеменең нигезе булып ветераннарның һәм хәзер эшләүче балалар бакчасы, мәктәп хезмәткәрләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге тора. “Барысы да җиңү өчен” девизы белән эшлиләр.
фото: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев