Ике аягын югалткан ветеран Казан марафонына әзерләнә
Махсус хәрби операция ветераны Рифат Нәбиуллин май башында узачак Казан марафонында катнашырга ниятли.
Хезмәт вакытында ул артиллерия дивизионы белән командалык иткән, аның тактик карарлары дошман контрударын кире кагарга һәм зур югалтулардан сакланырга ярдәм иткән.
Авыр җәрәхәтне Рифат сугышчан иптәшләрен мина кырыннан коткарганда ала — нәтиҗәдә ике аягын ампутацияләргә туры килә. Күрсәткән батырлыгы өчен ул Суворов медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Тыныч тормышка кайткач, ветеранга гаиләсе һәм «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы зур терәк була. Ул «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы буенча укуын тәмамлый, спорт белән актив шөгыльләнә башлый.
Фонд ярдәме белән Рифат Нәбиуллин йөгерү протезлары ала. Хәзер ул атнага ике тапкыр манежда күнегүләр үткәрә һәм үзенең беренче марафонына ышаныч белән әзерләнә.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев