Иске Шөгердән батыр якташларыбызга үзешчәннәр ярдәме
Сугышчы якташларыбызга гуманитар ярдәм һәм туган өйләре җылысын тапшыру, Иске Шөгердә узган хәйрия концертының максаты булды.
Бердәмлек һәм ярдәмчеллек авырлыклар килгәндә сынала. Лениногорск районы халкы да бергә берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм кулы сузарга тырыша.
Берәүләр көндәлек кирәк-яраклары җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризык әзерли. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Иске Шөгер авылында узган хәйрия концерты да нәкъ менә шул изге максаттан чыгып оештырылды. Бу көнне Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкә киткән ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен авыл мәдәният йортына Иске Шөгер, Шөгер, Сарабиккол, Куакбаш, Кирлегәч, Яңа Серёжкино, Яңа Иштирәк авылы үзешчән артистлары җыелды. Алар “Ярату һәм догалар белән” – “С любовью и молитвами” һәм хәйрия концертын үзләрендә үткәрү инициативасы белән чыккан Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Мөгътәсим кызы Шиһапованың чакыруын шулай бердәмләшеп кабул итте.
Артистлар үзләренең иҗади номерлары, җырлары, шигырьләре һәм музыкаль этюдлары аша, фронтка үз эшләре белән ярдәм итүче зур тыл армиясе белән бәйле булуларын исбатладылар. Концертка билетлар сатып алган һәр кеше әлеге чараның әһәмиятлелеген, кирәклеген аңлап, бу олы эшкә үзеннән өлеш кертергә ашыкты. Иске Шөгер мәдәният йортына концертка җыелучылар төрле яшьтә, биредә яшьләр дә, өлкәннәр, балалар да бар иде. Аларның барысын да бүгенге көндә хәрби операциядә булган якташлары берләштерде.
“Бүген безнең авылдашларыбыз хәрби операция зонасында гражданлык бурычын үти: Ринат Насыйров, Фәнис Вилданов, Илнур Минязев, Илдар Сәйфетдинов, Мәхмүт Джураев, Илдар Гәрәевв, Рәмис Бәхтияров, Камил Муллахмәтов, Вилдан Галимов. Кызганыч, яу кырында батырларча башларын салган авылдашларыбыз да бар: Ринат Бекмурзин, Марат Гафуров, Зөлфәт Габдуллин һәм Руслан Якубов, безнең күз алдында үскән, укыган, яшәгән якташларыбыз. Һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән хөрмәтләп искә алдык. Иске Шөгер авылы халкы фронтка махсус операция башланганнан бирле ярдәм итә башлады”,- - ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова.
Авыл кешеләре якташларына тепловизорлар, автотехникага запас частьләр, генераторлар, медикаментлар җибәргәннәр, биредә яшәүче Рамил Бадыйков фронтка автомашина тапшырган. Халык даими рәвештә «Ярдәм кулыңны суз», «Туган йорт җылысы» дип аталган акцияләрдә катнаша.
Бу акцияләр вакытында бердәмләшеп чираттагы гуманитар ярдәмне җыялар. Аннан зур партия белән фронтка сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар, азык-төлек, кулдан киселгән токмач, шәхси гигиена чаралары һәм башкалар җибәрелә. Иске Шөгердә узган хәйрия концертына Яңа Серёжкинодан килгән Антонида Саушкина беренче көннән алып волонтёрлар сафында. Аның үз куллары белән фронтка бәйләп җибәргән оекбашлары гына да 175 пар.
"Мин үзем бәйләгән оекбашларны кем алыр, алар эченә куеп җибәрелгән хатымны, сугышчыларга багышлап язган шигыремне кем укыр, белмим. Ул яшь сугышчымы, әллә олы яшьтәме – мөһим түгел, һәркайсы минем өчен иң якын кешем, туганым кебек кадерле. Мин хатларыма һәм шигырьләремә күңел җылымны кушып җибәрәм, алар өчен дога кылам”,- ди Антонида Александровна.
2025 елның ноябреннән Иске Шөгер авылында рәсми рәвештә маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнә башлады, волонтер төркемнең филиалы эшли башлады. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Лилия Мөгътәсимовна болай ди: “Ярату һәм догалар белән” волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, бүгенге көндә безнең осталар, аерым солдат ныгытмаларын саклау, бронетранспортерларны һәм башка сугыш техникасын дошман күзеннән яшерер өчен, төрле зурлыктагы 35 саклык челтәре үрде инде. Үрүчеләр төркемендә бүгенге вакытта хәрби операциядә булган көрәшчеләрнең әниләре - Энҗе Джураева, Әминә Сәйфетдинова, Гүзәлия Хәмзина да бар”.
Хәйрия концертында Лениногорск районының Шөгер, Куакбаш, Яңа Иштирәк, Яңа Сережкино, Кирлегәч, Сарабиккол авылларыннан волонтерлар катнашты. Сәхнәдән төрле телләрдә туган як, туган илне ярату турында җыр-көйләр, һәрбер иҗат номерында илебез, аның батыр уллары өчен горурлык яңгырады. Һәрбер авыл мәдәният йорты коллективы үз программасы белән чыгыш ясады. Үзешчән артистлар Лилия Дәүләтшина, Адель Саматов, Халидә Саттарова һәм ул әзерләгән биючеләр төркеме, Айсылу Садриева, Айгөл Шәмсетдинова, Ирина Ванюкова, Татьяна Воевода, Зөлфә Малышева, Гаяз Ризатдинов, Илмира Сәлахова, Айсылу Саримова, Ярия Галимовалар бу узган концертта гына түгел, барлык мәдәни чаралардада чын күңелдән катнашучылар.
Хәйрия концертының азагында Адель Саматовның «Исән-сау кайтыгыз» дигән финал җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкаруы катнашучыларның көчле алкышларына күмелде, күз яшьләре дә китерде.
Бу хәйрия концерты «Ярату һәм догалар белән» волонтерлык төркеменең беренче иҗади чарасы түгел. Концерттан кергән акчалар МХО сугышчылары ихтыяҗларына юнәлтелә. Ләкин волонтерлар өчен бу концерт аеруча дулкынландыргыч булды, чөнки ул беренче тапкыр төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасовадан башка узды.
Бөтен күңеле белән волонтёрлык эшен алып баручы Эльмира ханымның йөрәге, мондый авыр йөкләнешне күтәреп бетерә алмыйча, инде икенче кабат аны хастаханәгә китерде. Әмма аңа волонтёрлар телефон аша "Без 19 400 сум җыйдык!"- дип, күңелле хәбәрне ирештерергә ашыктылар. Иске Шөгер клубы сәхнәсендә концерт тәмамлангач Лилия Шиһапова акчалар салган конвертны аларга тапшырды. Эльмира Растамовна телефон аша үзенең дә күңеле белән шушы хәйрия чарасында булуын белдерде.
Концерт барышында хәрби операциядә булган ир-егетләрнең рәхмәт сүзләре әйткән видеоязмаларын да карау мөмкин булды. Сугышчы якташларыбыз туган яктан килгән посылкаларның туган өй җылысын алып килүен, рухларын ныгыта төшүен әйттеләр.
Авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузу, кайгыны уртаклаша белү ата-бабаларыбыздан килә торган саваплы эш, бергә булсак, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз.
Исламия Галимова
Ильмира Гареева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев