Юлтимер һәм Сугышлы авылы апалары тиз вакыт эчендә хәрби операциягә токмач кисеп озатты
Шушы көннәрдә районыбызның Юлтимер һәм Сугышлы авылы апалары тиз генә бик күп итеп токмач камыры басып, җәеп, кисеп, әзерләп волонтер төркемгә илтеп бирделәр.
Барысы да санаулы көн эчендә эшләнде. Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова авыл халкы үргән маскировка челтәрләрен шәһәрдәге “Своих не бросаем Лениногорск” волонтер төркемгә илтергә бара.
Әйтергә кирәк, Сугышлы мәдәният йортында хәрби операциядәге солдатларга маскировка челтәре үрү эше туктап тормый, бу хакта газетка да яздык. Авыл җирлеге Лениногорскида, Куйбышев урамы, 21нче йортта урнашкан “Своих не бросаем Лениногорск” волонтер төркеме белән хезмәттәшлек итә.
- Волонтер төркем җитәкчесе Светлана Салихова ашыгыч заявка бар икәнен әйтте. “5 октябрьдә гуманитар ярдәм китә, менә шунда өлгертергә кирәк иде заявканы. 200 солдатка токмач кирәк, ярдәм итә алмассызмы”, диде. Мин авылдагы төркемгә язып карармын, дидем. Кайткач, ике авылдагы төркемгә белдерү яздым. Шунда ук апалар хуплап алды, - дип сөйли Альбина Петровна.
Икенче көнне төшкә кадәр Юлтимер авылында токмач кисү эшен оештыралар. Башта өйдә кисеп китерикме, дисәләр, Наилә апа мәчеткә җыелып, күмәкләшеп эшлик дип тәкъдим итә. Шуңа риза булып, мәчеткә килеп, 120-130 йомыркадан җәемнәр ясап, токмач кисәләр.
Шул ук көнне төштән соң Сугышлы мәдәният йортында җыелып, токмач кисү буенча өмә ясыйлар.
Токмач басу өчен он һәм йомырканы, кирәкле әйберләрне һәркем үзе белән алып килгән. Ә килә алмаучылар ярдәм итеп кирәкле әйберләрне җибәргәннәр.
“Своих не бросаем Лениногорск” волонтер төркем җитәкчесе Светлана Салихова әйтүенчә, тиз арада халыкны җыеп, шулхәтле игелекле эш башкару – бу авыл башлыгына хөрмәт күрсәтү дә, авыл халкының бердәм булуы да һәм җиңүне якынайтуга зур өлеш кертү дә. Без Сугышлы һәм Юлтимер авылы халкына рәхмәтле, ди.
Ә Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова исә авылның уңган апаларына, авыл халкына рәхмәтен җиткерә.
Бердәмлектә – көч, моның шулай икәнен алар тагын бер мәртәбә раслады.
фотолар: авыл җирлегеннән




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев