Ивановка мәктәбендә махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән ачык ишекләр көне узды (+фотолар)
Зур ярдәм
Районыбызның Ивановка авылы мәктәбендә көзге каникул вакытында, 5 ноябрьдә волонтерлык хәрәкәте кысаларында, махсус хәрби операциягә ярдәм итү максатыннан авыл халкы өчен ачык ишекләр көне узды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
2 сәгатьлек ачык ишекләр чарасы барышында авыл халкы белән «Ивановка-чәй» акциясе уздырганнар, хуш исле үләннәрне пакетларга тутырганнар.
Шулай ук бу көнне « СВО өчен маскировка челтәрләре» акциясе булган, моның барышында маскировка челтәре үрүдә булышлык күрсәткәннәр.
«Һәркемгә катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Гуманитар ярдәм өчен А. П. Бодряева, А. А. Гарипова, В. А. Петрова, Н. Г. Косолапова, А. А. Моисеевага зур рәхмәт» дип яза Ивановка мәктәбе.
фотолар: Мәктәптән






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев