Керкәле авылы халкы махсус хәрби операциядәге ир-егетләр өчен булыша
Керкәле авылы халкы махсус хәрби операциядәге ир-егетләр өчен игелекле гамәлләр кылуын дәвам итә.
Бердәм булып эшләүнең - зур көч, ярдәм булуын алар аңлый. Керкәле авылы апалары махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән, токмач кистеләр һәм пакетларга үлән чәйләре тутырдылар.
«Бердәм, уртак тырышлык белән өч көндә нәтиҗәле эшләгәннән соң 2000 чәй пакеты тутырылды һәм 23 кг кул токмачы ясалды. Апалар «эх» тә димичә солдатларга ярдәм итәбез дип өч көн рәттән армый-талмый эшләделәр. Үз вакытларын җәлләмичә, өй эшләрен вакытлыча калдырып, бу изге эшне эшләшергә килгән апаларга зур рәхмәт”, - ди Керкәле мәдәният йортыннан Айгөл Бигманова.
Кипкән хуш исле үләннәрдән пакетларга чәй тутырып җибәрү дә хәрби операциядәге ир-егетләр турында кайгырту ул. Керкәлеләр 2 меңләп чәй пакеты ясаган.
Әлеге эшне башкарганнан соң, МХОга дип блиндаж шәмнәр әзерли башлаганнар. Беренче көннәрдә 13 кеше, җиң сызганып, эшкә керешкән. Уртак тырышлык белән өч йөзгә якын шәм ясаганнар.
“Авылдашлар белән эшләү җиңел һәм рәхәт. Мондый ярдәмчеләр белән кыска вакыт эчендә планлаштырылган эшләргә ирешәчәкбез”, - ди Айгөл Бигманова.
Икенче атнада исә блиндаж шәмнәр ясарга булышырга килүчеләр тагын да күбрәк булган. Мондый көч булганда, дүрт көнгә планлаштырылган эш күләме ике көндә үтәлгән. Без Айгөл белән элемтәдә булып, сөйләшкәндә, ул 1000 гә якын блиндаж шәмнәр ясалды, дип хәбәр иткән иде.
Блиндаж шәмнәр ясау өчен кирәкле материалларны авыл халкы җыйган, шулай ук финанс ярдәме дә күрсәткәннәр.
“Без ясаган блиндаж шәмнәр МХОның кырыс шартларында егетләргә файда китерсен. Шәмнәрнең җылысы һәм яктысы аша тынычлыгыбызны саклаучы солдатларга бу сүзнең туры мәгънәсендә безнең күңел җылысын җиткерәбез”, - ди Керкәле авылы халкы.
Язма «Заман сулышы» газетында 12 декабрь санында
фотолар: Керкәле мәдәният йортыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев