Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорск архивы хәрби операциядә катнашучыларының документларын туплау эшен башлады

Лениногорскиның архив бүлеге тарафыннан махсус хәрби операция катнашучыларының документларын җыю һәм кабул итү башланды.

Бу хакта Лениногорск архив бүлеге начальнигы Наталья Максимова хәбәр итә.

“Муниципаль районның тарихи һәм документаль мирасын булдыру, СВО хәрбиләре турында истәлекләрне мәңгеләштерү – әнә шушы максатны күздә тотып, бу эшне башлап җибәрдек. Әлбәттә, лениногорскилылардан да каршы җавап булсын иде”, - ди Наталья Максимова.

Бүгенге көндә  архив бүлегендә документлар җыю һәм шәхси фондлар, хәрби операция катнашучыларының архив коллекцияләрен формалаштыру эше дәвам итә. Саклауга СВОда катнашучыларның тормыш һәм хәрби эшчәнлек мизгелләрен чагылдыра торган документлар кабул ителә.

Болар:
-    Биографик мәгълүматлар
-    Шәхси документлар (таныклыклар, дипломнар, сертификатлар, аттестатлар
-    Көндәлекләр, истәлекләр, язып барган блокнотлар
-    Төрле жанрдагы иҗади эшләр (җырлар, рәсемнәр, шигырьләр)
-    Кем беләндер язышу
-    Фотолар ( мәктәп, студент елларыннан, һөнәри өлкәдән)
-    МХО катнашучылары турында документлар (алар турында мәкаләләр, газетлардан кисеп алынган өземтәләр)

Архив бүлегенә документларны хәрби операция катнашучылары үзләре яисә туганнары, иҗтимагый оешмалар да тапшыра ала.

Документлар тапшыру буенча архив бүлегенә: Лениногорск, Куйбышев урамы, 21нче йортка мөрәҗәгать итәргә була.

Белешмә өчен телефон: (885595) 5-48-96.

 

фото: Татар-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев