Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорск интернат-йортында яшәүчеләр гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты (+фотолар)

Лениногорскидан Луганск халык республикасының Рубежное шәһәре госпиталенә гуманитар ярдәм китте.

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эшләүчеләр һәм социаль ярдәм алучылар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә булышырга теләк белдергән.

Шушы көннәрдә алар Луганск халык республикасының Рубежное шәһәре госпиталендә дәваланучы яралылар өчен гуманитар ярдәм әзерләгән. Яралылар өчен алар мендәрләр эчлеге ясаганнар. Ә биредә эшләүчеләр азык-төлек, медикаментлар, шәхси гигиена чараларыннан торган посылкалар җыйган.

Гуманитар ярдәм әзерләүне оештыручы иптернат-йорт җитәкчесе Рәмис Галиев, өлкәннәр бу эштә бик теләп һәм катнашуларын әйтте. Алар бу ярдәмне, госпитальдә дәваланучы солдатларга тизрәк савыгуларын теләп, изге догалар белән озатканнар.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск интернат йортыннан җибәрелде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев