Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорск мәгариф тармагы ветераннарына МХОга ярдәмнәре өчен медальләр бирелде

Мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыкканнар бүген илдә барган вакыйгаларга битараф түгел. Алар хәрби операциядәгеләр кулдан килгәнчә ярдәм итә.

Яңа Сережкино мәктәбе ветераны Антонида Саушкина һәм 5нче балалар бакчасы ветераны Надежда Микулова “МХОга ярдәм итү өчен” («За содействие СВО»)  медале белән бүләкләнделәр. Бу хакта Мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты хәбәр итә. Алар икесе дә – “Ярату һәм догалар белән” («С любовью и молитвами») волонтер төркеменең актив катнашучылары.

Яңа Сережкинода туып, шунда озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән Антонида Саушкина хәрби операция башланганнан бирле солдатларга ярдәм итә. Җылы носкилар, оекбашлар, пирчәткәләр бәйли. Бәйләнгән әйберләре янына хәрбиләргә рухи көч өстәп, мәгънәле, эчтәлекле шигырьләрен дә язып куя,  иҗаты белән бераз аларның күңелләрен күтәрә, өмет уята. Әйе, ул яшьтән үк шигырьләр язарга тотынган. Чуваш телендәге берничә шигыре көйгә дә салынган. 2012 елдан Татарстандагы чуваш язучылары берләшмәсе әгъзасы булып тора. Узган елның җәендә олы йөрәкле Антонида ханымга МХО хәрбиләреннән имза куелган флаг тапшырганнар.

Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркемендә торучылар барысы да кул эшен белә. Әлеге төркемнең тарихы оекбаш бәйләүдән башланды. Шушы төркем волонтеры Надежда Микулова исә тактик эвакуация носилкалары тегүдән башлады. “Носилкалар 200килограммга кадәр авырлыкка чыдый. Яралыларны эвакуацияләргә җайлы. Калын, тыгыз җептән тегелә. Бер-берсенә беркетелгән һәм бөтен тукыма буйлап киң һәм тыгыз тасма белән 6 тоткыч ясап тегәм”, - дип сөйли Надежда ханым.

Әзер носилканы тыгыз итеп түгәрәкләп төрә дә махсус шушы носилка өчен тегелгән сумкага салып куя. Ул җибәргән носилкаларны солдатлар ошаткан.

Моннан тыш Надежда ханым госпитальдәге яралылар өчен бандажлар тегә. Башта ничек итеп дөрес тегү җаена төшенә алмаган, ә аннары эшен камилләштергән. Теләсә нинди буйлы һәм гәүдәле яралы мондый бандажны кулына яки иңбашына яраланганда куллана ала.

Надежда Микулова һөнәре буенча җәмәгать туклануы техник-технологы, бу системада эшләгән. Аннары эшен алыштыра, 20 ел балалар бакчасында хуҗалык бүлеге мөдире булып эшли. 5 ел элек лаеклы ялга чыккан, әмма актив җәмәгать эшен дәвам итә. Менә волонтерлык эшчәнлегенә дә ул «Ярату һәм догалар белән» иреклелеләр хәрәкәте барлыгын белгәч үк кушылган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев