Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорск районы халкы игелекле эшләрне дәвам итәләр: хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерлиләр

Лениногорск районы халкы хәрби операциядә җиңү быел тәмамланмасмы дигән өмет белән 2025 елга керде һәм янәдән игелекле эшләрне дәвам итәләр: фронтка гуманитар ярдәм әзерлиләр.

Махсус хәрби операция башланганнан алып, бүгенге көнгә кадәр Лениногорск шәһәре һәм районыннан 200 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылган һәм бу әле чик түгел.

Чараларны оештыру, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук мемориаль комплексларны тиешле хәлдә тоту – совет халкының батырлыгы турындагы хәтерне саклау өчен мөһим адымнар. Бу шулай ук Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, бу хәзерге шартларда бигрәк тә актуаль.

Шәһәр һәм район халкы хәрби операциянең беренче көненнән үк актив рәвештә хәрбиләргә ярдәм күрсәтүгә алынды. Ярдәм җыялар һәм гуманитар йөкне озатуда катнашалар, шәхси автомобильләрендә продуктлар һәм медикаментлар илтәләр, матди ярдәм кертәләр, маскировка челтәре үрәләр, кирәк-ярак һәм форма -кием-салым әзерлиләр, хәрби операциядә 
катнашучыларның гаиләләренә булышлык күрсәтәләр. Лениногорскилыларның әлеге игелекле эшләре турында узган атнада булган муниципаль районның йомгаклау сессиясендә сөйләделәр. Бу хакта Лениногорск шәһәр Советы депутаты Елена Михалева чыгыш ясады.

“Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм тарихи хәтерне саклау безгә боларны киләчәк буыннарга тапшырырга, илнең тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт формалаштырырга ярдәм итәчәк. Барысы да гуманитар ярдәм җыюдан башланды, окоп шәмнәре ясадылар, маскировка челтәрләре үрделәр, рабица ятьмәләре сатып алдылар. Аннары МХО зонасына бару. Бу очрашуларда егетләрнең күзләрен күрсәгез! Моны оныту мөмкин түгел. Хәзер без конкрет юнәлеш буенча эшлибез. Хәрби часть командованиесе белән элемтә урнаштырдык, кирәкле әйберләрнең исемлеген алдык һәм гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү эшен башладык. Курск юнәлешендәге 177 нче диңгез пехотасы полкына адреслы ярдәм күрсәтәбез. Запас частьләргә һәм транспортка ихтыяҗ бар. Үз тәҗрибәмнән чыгып, аларга безнең ярдәмнең никадәр мөһим булуын беләм.аңлыйм. Хәрбиләр моның өчен Лениногорск халкына  бик рәхмәтле!” – дип чыгыш ясады Елена Михалева.

Волонтерлык штаблары ачылды, күбесе хәрби частьларга посылкаларны, автомобиль җиһазлары, балалардан хатлар алып бара. Лениногорскида гуманитар йөкне озатырга: «СВОих не бросаем Лениногорск», «С любовью и молитвами», «Вместе мы сила», Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ярдәм итә, диде Елена Ивановна.

Маскировка челтәре – хәрби операция зонасында мөһим һәм кирәкле. Алар төрле размерда, төрле төстә була. Елена Михалева әйтүенчә, безнең волонтерлар тарафыннан 622 маскировка челтәре үрелгән, бу 12 мең квадрат метрдан артык дигән сүз. Маскировка челтәре үрүче волонтерлар рәтенә авылдагылар, район халкы кушыла: Яңа Сережкино, Мичурин, Тимәш, Зәй-Каратай, Сарабиккол, Кирлегәч, Федотовка, Түбән Чыршылы, Сугышлы, Юлтимер. Шулай Балалар иҗат йорты, 11нче гимназия балалары да кушылды. Балалар трафыннан әзерләнгән челтәрләр дә хәрби зонага озатылган инде.

Шулай ук лениногорскилылар дронга каршы “пәрдә” әзерлиләр. Елена Михалева әйтүенчә, 198 данә озатылган. 

Носилкалар, эчке киемнәр, простынялар, блиндажлар, чалбарлар, башлыклар тегелгән. Мендәрләр ясап озатучы – картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр. “Җылытучы мазьлар, чәйләр, коры душ – шулай ук хәрбиләр тарафыннан шатланып кабул итә торган һәм актив куллана торган әйберләр.  Волонтерлык эшенә актив рәвештә авыл җирлекләре, авыл халкы кушылды, андыйлардан Иске Шөгер, Шөгер, Мөэмин-Каратай, Керкәле авыллары.  Әлеге авыллар УАЗ машиналары, Газель, Нива автомобильләре тапшырды, 4 меңнән артык окоп шәмнәре ясадылар. Керкәле авыл башлыгы шәхсән үзе гуманитар йөк белән хәрби зонага барды”, - дип сөйләде Елена Ивановна.

Чыгышының ахырында ул залда утыручыларга, шулай ук предприятие-оешма җитәкчеләренә, бизнес вәкилләренә, волонтерларга, Лениногорскиның игелекле халкына ярдәмнәре өчен, гуманитар йөк өчен чын күңелдән рәхмәтен җиткерде. 

Чыгыш ясаучы Елена Михалева әйтүенчә, хәрбиләргә әле тагын күпме кеше үзенең ярдәме турында әйтмичә, үзен белдертмичә булыша. Ул үзе дә депутат буларак, ярдәм кулы суза. МХО хәрбиләренең гаиләләре игътибардан читтә калмый, диде. “Алар шәһәр, республикада узучы чараларга чакырыла. Шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә аерым-игътибар. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү кирәк һәм бу мәсьәлә администрациянең аерым контролендә”, - диде.

 

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 14 февраль санында.

Розалия Мостафина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев