Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорск районы халкы махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә

Лениногорск махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә булдыра алганча ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Безне саклаучы, яклаучы хәрбиләр бит алар. Узган атнада Лениногорскидан гуманитар эшелон хәрбиләр янына китте. 

Күпсанлы тартмалар, капчыклар, төргәкләр һәм контейнерлар йөк машиналарының кабиналарына һәм кузовларына кереп урнашты. Гуманитар конвой хәрбиләрнең үтенеч-сорауларын исәпкә алып төялде. 

“Хәрби операция зонасына дип автозапчастьләр, тәгәрмәчләр, генераторлар, электр кораллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, шөреп-боргычлар, болгаркалар, ачкыч җыелмалары, балталар, маскировка челтәрләре, автоном мичләр, мендәрләр, госпитальләр өчен матраслар, дарулар, азык-төлек  җыйдык”, - ди берничә мәртәбә хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтергә барган Рамил Әсәдуллин.

Ул – “Арго” җәмгыяте директоры гына түгел, фронтка ярдәм күрсәтүче волонтер да. Бу юлы да ерак юлга кузгалды. Аның белән УТТ җәмгыятенең бүлек начальнигы Илнур Загиров һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Лениногорскиның элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбиләребезгә гуманитар йөкне илтеп җиткерделәр. 

Әнә күпсанлы тартмалар төялгән. Әлеге тартмаларның тышына Лениногорскидагы волонтер төркемнәрнең логотиплары ябыштырылган. Шулай ук адреслы посылкалар да бик күп иде: “Кама”, “Батя”, “Заяц”, “Апостол”, “Араб”, “Казань”, “Кама”, “Хам” позывнойлы хәрбиләргә тартмалар китте.

Техника һәм инструментлар белән бергә фронтка уңган волонтер апалар пешергән камыр ризыклары да юл алды. Әйтергә кирәк, гуманитар йөк китәсе көн алдыннан һәр волонтер пешеренә, нинди дә булса , өй ризыгы әзерләргә тырыша.  

Йөкне төяүдә Лениногорскида Марат Гирфанов та катнашты. «Лениногорск – картада гадәти нокта гына түгел. Биредә олы йөрәкле кешеләр яши. Безнең хәрбиләр моны белеп тора”, - ди ул.

Гуманитар йөкне илтүчеләр әйтүенчә, мондый зур ярдәмне хәрбиләребез өчен борчылып торган лениногорскилылар һәм предприятие-оешмалар җыйган:  “Чик буе сакчылары берлеге”,  «Феникс», «Охтин-Ойл», «Модуль», «Жилсервис», «Коммунальник», «Арго», «Наш дом», «Идал», «Мастерстрой», «Интерстрой», «Кристалл», «Новострой», «Домстрой», «Оникс», «Техника», «Жилэнергосервис», ИП Хасанов,  «ЖКХ» җәмгыяте, Лениногорск УТТ җәмгыятьләренә аерым рәхмәт сүзләре ирештерәләр, шулай ук  «С любовью и молитвами» һәм «СВОих не бросаем» волонтер төркемнәре дә зур өлеш керткән.

Ә адреслы, исемле посылкаларны әзерләүдә өлеш кертүче -  шәхси эшмәкәр Илдар Яфаров, Михаил Потапов. Алексей Купцов төзелеш материаллары сатып алган, Дамир Рафиков һәм Олег Якушкин мотоцикл сатып алганнар һәм йөкне илтүче машина – Газель өчен түләгәннәр. 

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2441572.htm

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев