Лениногорск районыннан гуманитар йөк Мариуполь юнәлешенә китте
Игелекле эшләр
Илебез Ватан Геройларын искә алган һәм саклаучыларны хөрмәтләгән бу көннәрдә без туган якны саклаучы хәрбиләр белән бәйләгән бердәмлекне һәм ярдәмне күрсәтергә тырышабыз.
Күптән түгел генә Луганск юнәлешенә гуманитар ярдәм киткән иде. Ә шушы көннәрдә волонтер Елена Михалева җитәкчелегендә кирәкле әйберләр белән төялгән “Патриот” машинасы диңгез пехотасының 177 нче полкы сугышчылары өчен Мариупольгә юл тотты. Лениногорск ягыннан аның игелекле кешеләренең күңел җылысы белән диңгез пехотасы көне бәйрәменә җибәрелгәннең бер өлеше.
Әлеге гуманитар йөк өчен «Модуль» җәмгыяте директоры Игорь Малыхин автомобиль бүләк иткән, «РНК+» җәмгыяте (җитәкчесе – Александр Рослов) исә аны ремонтлауда ярдәм күрсәткән.
Гуманитар йөктә хәрби операция өчен иң кирәкле әйберләр: маскировка челтәрләре, элемтә чаралары һәм БПЛАны күзәтү чаралары, генераторлар, медикаментлар, автомобиль өчен шиналар, көрәкләр, шәхси гигиена чаралары.
2нче, 5нче, 7нче, 10нчы мәктәпләр, шулай ук балалар бакчалары да игелекле гамәлдән читтә калмаган, КНИТУ-КАИ филиалы һәм нефть техникумы студентлары, актив гражданнар һәм волонтерлар, Ивановка һәм Керкәле авыллары, Изге Троица храмына йөрүчеләргә, Лениногорскидагы “Своих не бросаем” волонтерлар төркеме, әлеге төркемнең Тимәш авылындагы филиалына, Карагай, ДОСААФ, «Alex» агентлыгына гуманитар ярдәм җыюда өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәләр.
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев