Яңа ел алдыннан бүләкләр әзерләделәр.
КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студентлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыйды.
Яңа ел алдыннан җыелган гуманитар ярдәмгә хәрби операциядә кирәк булган бар әйберләрне куйдылар. Окоп шәмнәре өчен калай банкаларны да тиз арада җыйды уку йорты. Азык-төлек продуктлары, җылы кименәр һәм кирәкле материал алу өчен акчалата ярдәмне – барысын да җыеп, «СВОих не бросаем» волонтер төркеменә илтеп тапшырдылар.
Волонтер төркем КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалына рәхмәтен җиткергән.
Нет комментариев