Лениногорск ветераннар Советында «СВОих не бросаем» төркеменең волонтерлары белән очрашу узды
Очрашу РФ һәм ТР дәүләт гимннарын башкарудан башланды.
Лениногорскида "СВОих не бросаем" волонтер төркеме үз эшчәнлеген СВО башлану турында РФ Президенты Указыннан соң бер ай үткәч башлады.
Волонтерлык хәрәкәтен оештыручы булып хәрби хезмәткәр офицерның әнисе Салихова Светлана Атласовна тора.
Биредә 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар, алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Мәсәлән, маскировка һәм антидрон челтәрләрен үрәләр. Бүгенге көндә СВОдагы хәрбиләр аларны 600 данәдән артык алганнар.
Хәрбиләребез заявкасы буенча төнге антидрон плащ-пончо үрә башлаганнар. Азык-төлек, гигиена чараларын җыюны оештыралар, түләүсез акча һәм матди чаралар җыюны алып баралар.
Светлана Атласовна җитәкчелегендә даими рәвештә гуманитар ярдәм партияләре җибәрелә. Кыскасы, Куйбышев урамында урнашкан төркемдә эш бер дә туктап тормый, ярдәм итүдән туктамыйлар.
Хәрби операциягә намуслы өлеш керткәннәре, актив тормыш позицияләре өчен шәһәр һәм район ветераннар Советы рәисе Хәлимова Галия 17 волонтерга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Аралашу чәй эчү, сөйләшү, патриотик җырлар башкару белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев