Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорск волонтерлары хәрби янына госпитальгә бардылар

Лениногорскиның “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркеме

Чаллы шәһәрендәге госпитальгә Лениногорск хәрбие янына хәл белергә бардылар, шулай ук күчтәнәчләр дә алып бардылар.

Чаллы госпиталендә безнең хәрби дәвалану уза. “Шаман” позывнойлы патриот 2022 елда мобилизацияләнә. 2023 елда беренче тапкыр яралана, 2024 елда – икенче тапкыр, монысында нык яралана. Хәрби бурычны үтәргә киткәч, аларга пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Иптәше белән аңа 10 сәгать дәвамында үлгән булып ятырга туры килә. Безнең хәрби күп кан югалта. Ярый әле, бәхеткә, исән кала. Шул көннән соң төрле госпитальләрдә дәваланулар башлана. Бүгенгесе көндә ул Чаллыда.

“Ярату һәм догалар белән” волонтер төркем аның белән узган елның маенда таныша. “Безнең волонтер штаб, белгәнегезчә, гуманитар ярдәм җибәрү белән шөгыльләнә. Шулай ук исемле (именной) посылкалар да җибәрәбез. Узган елның май аенда Лениногорскидагы 2 солдатка исемле посылка җибәрдек. Тик ул посылкаларыбыз югалды, иясенә барып җитмәде. Менә шушы солдатның берсе – Юрий иде. Ул чакта солдатыбыз нык яраланган булган икән, шунлыктан посылка да барып җитмәгән. Хәзер ул дәвалану уза. Исән-имин булсын дип телибез”, - дип сөйли волонтер төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова.

Алар төркемнән дүрт хатын-кыз барганнар: Эльмира ханым үзе, Энҗе апа, Зөлфия апа, Зилә апа. Күчтәнәчләр дә калдырганнар.

“Хәрби Юрий һәм аның әнисе безнең килүебезгә шатландылар. Бик зур рәхмәтләр әйттеләр. Аннары Татарстаннан реабилитация узучы тагын 2 хәрбинең хәлен белдек, күчтәнәчләр калдырдык. Алар да дәвалану узалар иде. Берсенең улы һәлак булган, икенче улы да СВОда. Үзе яраланып кайткан. Нинди көч, нинди нык булу кирәк бит, бу хәлләрне кичерер өчен”, - ди Эльмира ханым.

Хәрбиләр өчен игелекле эшләр башкарулары – зур хөрмәткә ия. Чыннан да, солдатлар әйтүенчә, тылдагы волонтерларның ярдәме булмаса, хәлләр авыр булыр иде. “Без кечкенә генә командабыз белән хәрбиләребезгә ярдәм итә алуыбызга чиксез шатланабыз. Волонтер төркемдәге хатын-кызларның кулларына җиңеллек бирсен, сәламәт була күрсеннәр. Лениногорск районы кешеләренә дә булышуларына зур рәхмәт”, - ди Эльмира ханым. Районыбыз авылларын да билгеләп үтте ул. Һәрвакыт ярдәм килеп тора, ди.

Ялга кайткан һәр солдатны үз улларыдай каршы алып, киткәндә күп-күп итеп күчтәнәчләр төяп озаталар. Маскировка челтәре үрергә дә, носкилар бәйләргә, токмачлар кисәргә, тәм-том пешерергә дә өлгерәләр. Алар башкарган эшләрнең берничәсен генә яздым.

Әгәр сезнең дә хәрби операциягә ярдәм итәргә теләгегез булса, 89872948479 телефонына Эльмирага шалтырата аласыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев