Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорск хәрбие: Минем белән горурлануларын теләдем

26 яшьлек “Карабаш” позывнойлы хәрби быел февраль ахырында Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Күп кенә хезмәттәшләре хәрби операция зонасына киткәч, ул да читтә кала алмаган.

Егетнең Ерак Көнчыгышта тәэмин итү бүлекчәсендә армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе булуы да ярап куйган. Контрактны акча өчен төземәгән, дөрес, бу да гаилә өчен яхшы ярдәм анысы.

“Мин һәрвакыт минем белән горурлануларын теләдем. Мәктәптә җыелышта минем шуклык турында сөйлиләр иде, шулай минем турыда сөйләп тәмамлана да иде”, - дип сөйли хәрби.

Мәктәптә укыганда ул рәсем ясау һәм бокс белән шөгыльләнә. Класста тәртип бозучы, шук малай булса, гаиләдә кайгыртучан абый. Аның сеңлесе – балачактан инвалид.

“Улыбыз сеңелесен карарга һәрвакыт ярдәм итте: ашата, дарулар эчертергә булыша, кирәк чакта аңа үзе мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакырта”, - ди әнисе Фәридә Садыкова.

Хәрби өчен чын ир-ат үрнәге – үги әтисе. Ул егеткә үз әтисен алмаштырган. Махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан ул фронт шартларында кирәк булырдай кыйммәтле киңәшләрен биргән.

Шушы елның июлендә “Карабаш” пулеметчы булып хезмәт иткән штурм группасы Украина хәрбиләре ягыннан һөҗүмгә дучар була. Егет яралана, әмма хәрби медиклар килеп җиткәнче үзенә үзе ярдәм күрсәтә алган: рюкзагында барлык кирәкле әйберләр була, хәтта иптәшләренә дә дип запас белән алган.

«Хәрби операциядә яраланучы булса, эвакуация яхшы эшли, шунда ук алып китә. Үзебезнекеләрне ташламыйлар», – дип сөйләде Карабаш.

Яраланганнан соң ул өч атна чамасы Туладагы хәрби госпитальдә дәвалана. Хәзер яралану сәбәпле ялга, якыннары янына кайткан. Алда бер ай реабилитация, шуннан соң гына хәрби-табиб комиссиясе егетнең хезмәткә яраклылыгы турында карар кабул итәчәк. Хәрби казанышлары өчен солдатның дәрәҗәсен күтәргәннәр – хәзер ул өлкән матрос, шулай ук бүләкләргә вәгъдә иткәннәр.

Хәрби  барлык түләүләрне даими рәвештә алып бара. Әлеге акчаларга ул Лениногорск шәһәрендә булачак гаиләсе өчен торак сатып алырга тели.

фото: Н. Лакомкина

  • 1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки Лениногорск хәрби комиссариатында 8(85595) 5-08-94, 5-08-96, 5-19-22 телефоннары буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев