Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорск хәрбиләре кыска вакытлы ялда булганда район башлыгы белән очраштылар

Лениногорск мэриясе бинасында кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов очрашу уздырды.

Контрактчылар, мобилизацияләнүчеләр белән очрашу җылы атмосферада, чәй өстәле артында узды, анда шулай ук шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашты.

“Сез – безнең чын батырлар, район, республикага тап төшермичә, үз бурычыгызны үтисез. Без монда телевизордан күреп, матбугат битләреннән укып кына андагы хәлләрне беләбез. Ә сез шул вакыйгаларның үзәгендә, авыр шартларда гомерегезне куркыныч астына куеп хезмәт итәсез. СВОда булган барлык якташ ир-егетләргә рәхмәт”, - диде Рәгать Хөсәенов һәм исән-имин кайтуларын теләде.

Хәрбиләр үзләренең хезмәтләре турында кыскача сөйләделәр. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең килүен дә хәбәр иттеләр. Район башлыгы әйтүенчә, гуманитар ярдәм илткәндә, кайбер якташ солдатларыбыз янына барып җитү мөмкин түгел. Хәрбиләр исә безнең районнан булмаса, башка җирдән гуманитар ярдәм килүен әйттеләр.

“Ашау ягы әйбәт. Обмундирование буенча да сораулар юк. Ә менә квадрокоптерлар  артык булмас иде”, - диделәр.

Әйе, хәзер хәрби операция зоналарында заманча “сугыш”. Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) хәзерге сугыш кырында зур роль уйныйлар.

Соңыннан хәрбиләр лениногорскилыларның һәрьяклап ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Мондый очрашулар традициягә керде, алар  “лентаның теге ягындагы” ситауцияне һәм МХО зонасына ихтыяҗны белергә мөмкинлек бирә.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев