Лениногорскида колледж студентлары «Своих не бросаем» волонтерлар төркеменә ярдәм күрсәтте
Лениногорскидагы «Своих не бросаем» волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына, госпитальләргә ярдәм күрсәтә.
20 гыйнвар көнне биредә Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентлары булды, дип хәбәр итә колледж сайты. Студентлар блиндаж шәмнәр ясар өчен калай банкалар алып килгәннәр иде. Монда маскировка челтәре үрү үзәге дә эшли. Студент кызлар маскировка үрүдә дә булышты.
Кызлар фикеренчә, маскировка челтәре үрү - җиңел түгел. "Кул җитезлеге белән күңел җылыңны да кушып, үрергә кирәк", - ди алар.
фотолар: https://vk.com/feed?w=wall-89988180_4372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев