Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучы ике хәрбигә «Батырлык өчен» медале тапшырылды
Лениногорскида яшәүче Илдар Рәхимов һәм Радик Хаеров Россия Федерациясе Президенты Указы белән дәүләт бүләгенә - «Батырлык өчен» медаленә лаек булдылар.
Алар Украинада махсус хәрби операциядә үз ирекләре белән Россия территориясен неонацист режимыннан азат итү буенча хәрби бурычларны үтәгәннәр.
Мэриядә тантаналы рәвештә Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев катнашында медальләр тапшырылды.
Шулай ук тантанада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, ир-егетләрнең туганнары, хезмәттәшләре катнашты.
Илдар Рәхимов һәм Радик Хаеров махсус хәрби операция зонасында берничә ай булганнар. Хәрби бурычларны үтәп, гаиләләре янына исән-имин кайтканнар һәм предприятиедә хезмәт вазифаларын дәвам итәләр.
“Туган илебезне авыр вакытта ташламадыгыз, якладыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Сез – үсеп килүче буын өчен үрнәк. Күрсәткән батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Сез бу медальне намус белән йөртерсез дип ышанам”, - диде Рәгать Хөсәенов.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге төркем шушы көннәрдә МХО зонасына гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар. “Бүген төн уртасында кайтып җиттек. Якташ ир-егетләребез каршы алды, рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Алар молодцы, бирешмиләр, хәрби бурычларын лаеклы үтиләр. Без аларның исән-сау кайтуларын телибез. Өйгә тизрәк кайтуларын көткән әниләренә һәм хатыннарына, туганнарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәбез ”, - диде ул.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2205523.htm
- «Батырлык өчен» медале — Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге, ул дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев