Лениногорскида МХО хәрбие яңа туган сабыен бала тудыру йортыннан каршы алды
Бүген Лениногорск бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә яңа туган сабыен хәрби каршы алды.
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрби Руслан белән Раилә гаиләсендә шатлыклы вакыйга - кызлары туды.
Яңа туган кызчыкка Риана дип исем биргәннәр. Ул - гаиләдә икенче бала. Зур кызлары Ралина шулай ук сеңелесенең дөньяга килүен түземсезлек белән көткән.
Гаиләне куанычлы көн белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Руслан Мингазов, ЗАГС бүлеге белгечләре, туганнары, дуслары килде.
Яңа туган кызчыкның исән-сау үсүен телибез, әтисенә исә тизрәк өйгә кайтырга булсын.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2264591.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев