Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскида МХОда катнашкан якташыбызга мемориаль такта ачылды

Бүген, Һава десанты гаскәрләре көнендә Лениногорскиның 5нче мәктәбендә МХОда катнашкан якташыбызга мемориаль такта ачылды.

Һава десанты гаскәрләре ветераннары һәм Лениногорскиның "Сугышчан туганлык" оешмасы вәкилләре катнашында десантчы, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташыбыз Ренат Насыбуллинга 5нче мәктәптә мемориаль такта ачылды.

Исегезгә төшерәбез, Ренат Насыбуллин Лениногорскида туган, 5нче мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлаган, Казан шәһәренең  Суворов училищесына укып, Бөгелмә шәһәрендә тепловоз машинисты ярдәмчесе булырүа укыган. Армиядән соң ул Бөгелмә шәһәрендә хокук саклау органнарында эшли. 2022 елның октябрь ахырында Ренат Насыбуллин махсус хәрби операция зонасына мобилизация буенча китә. 2023 елның җәендә Луганск һәм Донецк Халык республикалары территорияләрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. 

Мемориаль тактаны ачкач, "Сугышчан туганлык" оешмасы вәкилләре Ренат Насыбуллинны һәм аның батырлыгын искә алды, якыннарына шундый батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Һава десанты гаскәрләре ветераннарына да котлау сүзләре яңгырап, әле тагын күп еллар яшәргә, бергә әлеге бәйрәмне күп тапкырлар каршы алырга насыйп булсын иде, дигән теләкләр теләде алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев