Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскида хәрби операциядә катнашучының кызларына ярдәм күрсәтелде

Ярдәм чарасы

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Татарстан филиалының  Лениногорск социаль координаторы Наталья Менжаева белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучының кызларына ярдәм күрсәтте.

«Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль закон кысаларында Альфред Насыйров һәм  Наталья Менжаева  махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларын – ике бертуган кызларны кабул итте.

Фондның социаль координаторы Наталья Менжаева СВОда катнашучы хәрбинең кызларына закон нигезләмәләре, махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары турында аңлатты һәм таныштырды. Аннары әлеге ярдәм чараларын алу өчен документлар җыю, әзерләү һәм тапшыру тәртибен дә сөйләп узды. 

“Федераль дәрәҗәдә СВО катнашучылары өчен хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы, төрле түләүләр, шул исәптән ана капиталы һәм бала карау буенча югары пособиеләр гамәлдә. Татарстанда өстәмә төбәк түләүләре, газлаштыруга субсидияләр, балаларга бүләк комплектлары, шулай ук эшкә урнашу һәм шифаханә-курорт дәвалануында өстенлек кертелгән», - дип сөйләде Наталья Петровна.

Пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров билгеләп үткәнчә: «һәркемгә ярдәм кирәк. Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтә». 

фото: А.Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев