Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме тиздән чираттагы гуманитар йөкне озатачак

Бу көннәрдә Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркеме чираттагы гуманитар йөкне озатырга әзерләнеп йөри, волонтерларның эшләре тыгыз.

20 августта хәрби операция зонасына машина китә.

Волонтерлар көзге чорны күздә тотып, әйберләр җыялар. Көзге якта солдатларыбыз дымлы, юеш һава торышында салкын тидерә дип, кирәкле медикаментлар тутыралар. Шулай ук халыктан килгән ярдәмне дә теләп кабул итәләр.

Әлеге волонтер төркемдәге апалар нык ихтыярлы. 2003 ел башында оешкан төркем уңышлы гына эшли. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк носкилар бәйләп җибәрделәр. Хәзер исә алар носки бәйләүдән тыш, коры “душ”, яралар төзәтү өчен мазьлар, пакетларга коры чәй тутыралар. Токмачлар кисеп җибәрәләр. Шулай ук төркемдә кул эшләренә оста булган ханымнар бар, алар госпитальгә киемнәр, носилкалар тегә.

Эшләрне бергәләшеп, өмә белән башкаралар. Агадуллин урамындагы бинага җыелалар. Ә гуманитар йөк озата торган көн алар өчен иң җаваплы көн булып санала. “Төркемдә 70 волонтер. Һәрберсе ачык күңелле, ничек булса да, ярдәм итү җаен карыйлар. Без Җиңү өчен тырышабыз”, - ди төркемнең кураторы Эльмира Уламасова.

Ул гуманитар йөк җыюга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтле. “Барлык булышучыларга, төркемдәге кызларыма бик зур рәхмәт. Әйберләтә генә түгел, акчалата ярдәм итүчеләр дә бик күп”, - ди Эльмира ханым.

“Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме җиңү өчен бөтен көчләрен куячаклар. Волонтерлар рәтенә кушылырга теләүчеләр булса яки гуманитар йөк җыюда ярдәм итәргә теләсәгез, төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасовага  8987-29-48-479 телефоны аша шалтыратырга була.  

МХОга җибәрә торган әйберләрне Агадуллин урамы, 9нчы «А» йорт бинасына китерергә була

Фото: төркемнән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев