Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскидан ике “Газель” машинасы төялгән гуманитар йөк хәрбиләргә барып җитте

Лениногорск районыннан чираттагы гуманитар ярдәмне бергәләп, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм актив кешеләр тырышлыгы белән уртак көч белән җыйдылар.

Лениногорскидан ике “Газель” машинасы төялгән гуманитар йөк хәрбиләр янына китте. Әлеге гуманитар йөктә – төзелеш материаллары, өч мотоцикл, маскировка челтәрләре, азык-төлек продуктлары, медикаментлар һәм эш кораллары.

Газель машиналары белән шәхсән “Арго” җитәкчесе Рамил Асадуллин һәм “Бердәм Россия” Лениногорск җирле партиясенең башкарма секретаре Игорь Храмов, УТТ бүлек начальнигы Илнур Загиров  һәм Рәгать Хөсәенов – ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе ерак юлга киттеләр.  

Ярдәм җыюда «С любовью и молитвами», «СВОих не бросаем» волонтер төркемнәре, “Чик буе берлеге” һәм Лениногорск районының игелекле халкы зур өлеш кертте. Танк батальонындагы хәрбиләр өчен төзелеш материалларын алуда «Центр ЖКХ и С» җәмгыяте һәм иҗтимагый оешмалар директорлары булышкан. Моннан тыш волонтер Расих Арсланов шулай ук актив рәвештә булышлык күрсәткән, аның улы хәзерге вакытта МХО зонасында.

Мотоциклларны алуда ярдәм күрсәтүчеләр: Нил Фәрхетдинов, Айдар Хисмәтуллин, Ильмир Садриев, Рамил Гарипов, Рафаэль Нуртдинов, Наил Залакоа, Ирек Ягофаров, Мансур Гильмурадов, Әсгат Миргалимов, Владимир Баштанова, Руслана Минязев, Радик Ибраһимов.

Ерак юлга китәр алдыннан Рамил Асадуллин гуманитар йөкне җыюда ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. “Барыгызга да зур рәхмәт. Йөкне исән-сау егетләргә алып барып җиткерербез”, - диде.

Лениногорск районы фронт өчен актив ярдәм күрсәтә, әйтик, узган елда МХО, Лисичанск һәм Рубежноега 200 мең тонналап йөк җибәргәннәр иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев