Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскидан СВО зонасына якташ хәрбиләргә гуманитар йөк илтеп җиткерелде

Үзебезнекеләр өчен

Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасындагы якташ хәрбиләр өчен 20 тонна гуманитар ярдәмне Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Игорь Храмов илтеп кайтты. 

“Гуманитар ярдәм өчен Лениногорск активистларына: Рамиз Мамедов, Максим Бондаренко, Илгиз Шиапов, Радик Әгълямов, Юрий Смыков, Резида Фархетдиновага, шулай ук “С любовью и молитвами” һәм «СВОих не бросаем» волонтер төркемнәренә бик зур рәхмәт”, - диде район башлыгы Марат Гирфанов. 

Шулай ук горурлану хисе кичергән күренеш турында да хәбәр итте. “Гуманитар йөкне фронтка китерү көнендә без батыр солдат – “Зайц” позывнойлы Максимны Суворов медале белән бүләкләүдә катнаштык. Курку белмәс якташыбыз белән горурланабыз!" – диде ул.

Гуманитар йөктә төзелеш материаллары, окоп шәмнәре, азык-төлек, одеяллар-мендәрләр, урын-җир япмалары, эчке киемнәр, маскировка челтәрләре, дронга каршы “пәрдәләр”, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, солдатларга кирәкле җиһазлар иде. 

Волонтерлар һәм игелекле халык ярдәме белән җыелган гуманитар ярдәм безнең хәрбиләребезнең хәлен җиңеләйтсен, аларга җиңүгә таба адым ясарга бер этәргеч булсын.  

 

фото: М.Гирфанов телеграм-каналыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев