Лениногорскидан волонтер төркем чираттагы гуманитар йөкне җибәрде
Игелекле эшләр
Лениногорскидан 1233 нче полк сугышчыларына «С любовью и молитвами” төркеме волонтерлары ярдәме белән гуманитар йөк озаттылар. Бу – әлеге волонтер төркем тарафыннан җибәрелгән 80нче гуманитар йөк.
Гуманитар йөк өчен маскировка челтәрләре, антидрон одеяллар, җылы одеяллар, мендәрләр, окоп шәмнәре, дымлы тастымаллар, медикаментлар һәм тәм-томнар җыйдылар.
Волонтер төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасова әйтүенчә, гуманитар йөк өчен район халкының ярдәме зур булды.
-Зәй-Каратай авылыннан 5 мич, 10 тартма газ баллоннары, 10 тартма дымлы салфеткалар килде. Яңа Сережкино, Кирлегәч, Мичурин, Сарабиккол, Урдалы, Федотовка, Куакбаш, Иске Шөгер, Шөгер, Түбән Чыршылы Яңа Иштирәк, Ивановка авыллары булышты. Бик зур рәхмәт аларга, - ди Эльмира ханым.
Гуманитар ярдәм җыюны оештырган өчен ул Яңа Сережкино балалар бакчасы һәм мәктәбе, Ивановкам һәм Зеленая Роща мәктәпләре, Тимәшнең «Ласточка» балалар бакчасы, 13нче мәктәп, 25нче балалар бакчасы коллективларына , «Светофор» кибетенә, «Ихлас» мәчетенә һәм «Добрый лекарь» даруханәсенә рәхмәт белдерә.
Мәгариф идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич хәйрия концерты оештырган иде. Әлеге хәйрия концертыннан җыелган акчаларга маскировка челтәре өчен материаллар һәм портатив электр станциясе сатып алынган.
Айрат Шиһабетдинов (ЛУТР) йөк җибәрү өчен машина йөртүче белән КАМАЗ машинасы биргән .
фотиолар: ЛМР матбугат хезмәте.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев