Лениногорскилы мобилизацияләнгән фельдшер беренче тапкыр әти булды
Лениногорск ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры 6 август көнне беренче тапкыр әти була. Хатыны Зәринә 3 килограмм 260 грамм авырлыкта малай таба.
Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры теге елның көз аенда мобилизациягә эләгә һәм хәрби хезмәткә чакырыла. Быелның июль ахырында ул ике атналык ялга кайтып килә.
Гаилә башлыгы бала тудыру йортыннан каршы алырга өлгерми, отпуск тәмамлана. Бала тудыру йорты табиблары әти кешене палатага улы янына кертәләр.
Бу гаиләне уллары туу белән котлыйбыз. Гаиләсенә сәламәтлек һәм бәхет телибез.
Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Үзәк хастаханәсенең ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев