Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскиның 1нче мәктәбендә хәрби операциядә һәлак булган хәрбигә мемориаль такта ачылды

Батырлык үрнәге, үз бурычын намус белән үтәгән.

22 майда Лениногорскиның 1нче мәктәбендә дулкынландыргыч чара үтте – махсус хәрби операциядә һәлак булган Виталий Окунев истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Виталий Вячеславович 1991 елда 11 ноябрьдә Лениногорскида туа. 1нче мәктәптә белем ала.

2023 елда, 32  яшендә  хәрби операциядә гомере өзелә. 2025 елда Камышлы зиратында җирләнә.

Гвардия ефрейторы Виталий Окунев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Тантаналы чарада мәгариф идарәсе, "Сугышчан туганлык"хәрби-патриотик җәмгыяте, "Ватанны саклаучылар" фонды вәкилләре, һәлак булучының әнисе һәм туганнары, шулай ук педагоглар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин,  1нче мәктәп директоры Нина Васильева чыгыш ясадылар, аннан соң кунаклар геройны искә алдылар, бер минут тынлык игълан ителде.

Виталийның  әнисе чыгыш ясады, улының батырлыгы һәм үлеме турында сөйләде, шәһәр администрациясе, Мәгариф идарәсе һәм мәктәп җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Чара истәлек тактасы янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Истәлек тактасы хәзер һәркемгә  геройның батырлыгы турында искә төшереп торачак. Мәктәп коллективы күңелендә  хәрбинең якты истәлеге мәңге сакланыр.

Чыганак: 1нче мәктәп сайты

фотолар: 1нче мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев