Лениногорскиның «Ярату һәм догалар белән» волонтер төркеменнән 61нче гуманитар йөк хәрби операциягә китте
Лениногорскиның “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркеме узган атнада хәрби операциядә безнең иминлекне саклаучыларга Донецк һәм Луганск якларына 61нче партия гуманитар йөкне озатты.
Билгеле булганча, әлеге төркем илдә барган вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәүче кешеләрдән җыелды. Монда барысы да гап-гади кешеләр, күбесе олы яшьтәгеләр. Җылы носкилар бәйләүдән башланып киткән волонтерлык эшчәнлеге бүгенге көндә зур масштабта алып барыла. Әлеге төркемдәге волонтерлар бал кортлары кебек тырышып эшлиләр дә күп итеп төялгән гуманитар йөкне хәрби операциядәгеләргә, госпитальләргә озаталар.
“Ярату һәм догалар белән” төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова әйтүенчә, халыкның ярдәме дә бик зур. “Агадуллин урамы, 9нчы йортта урнашкан бинабызның бер дә ябылып торганы юк. Халык әйберләтә, азык-төлек тә китерә, акчалата да ярдәм итәләр. Шулай ук картага да акча күчерәләр. Һәр атнаның җомгасы – безнең төркемдә җомга хәере көне. Быел ураза аенда халыкның шәфкатьлелеге киң булды, алар солдатларыбыз исән-имин кайтсыннар дип, хәер күчерделәр”, - дип сөйли.
61нче гуманитар йөккә дә халык һәм волонтер төркемдәге апалар, шулай ук “Бәкер” шифаханәсе, “Светофор” кибете, “Добрый лекарь” даруханәсе ярдәме белән җыелды. Бик күп итеп су җибәрделәр (чөнки суга кытлык урынга китте машина, билгеле сәбәпләр аркасында төгәл урынын язмыйбыз), ә су белән Бәкер тәэмин иткән. Әлеге төркемгә даими рәвештә ярдәм итүче волонтер – Рамилә бар. Ул Казаннан тушенка, итле боткалар белән 17 тартма җибәргән һәм март аенда гына 30 мең сум акча күчергән.
Гуманитар конвойда волонтер төркем тарафыннан алынган бик күп күләмдә дарулар, медикаментлар да бар иде. Кыр госпиталендә дарулар шактый кирәк дигән заявка булган. Ә төркем хәрбиләрнең заявкалары буенча, аларга нәрсә кирәклеген белеп эшли. Даруларны безнең якташ хәрби – “СИМ” позывнойлы егетебез машинадан каршы алган.
Һәрвакыттагыча волонтер төркемдәге уңган-булган апаларгуманитар йөк китәсе көн алдыннан көне буе газ плитәсе янында кайнашып, тәмле камыр ризыклары әзерләп җибәрде, анда пироглар, кабартмалар, чәк-чәк, бавырсак иде.
Шәһәрдәге Промышленная урамында урнашкан “Светофор” кибетендә СВОга дигән тартма тора. Халык шул тартмага тәм-том сала. “Без шушы кибеттә җыелган күчтәнәчләрне дә озаттык”, - ди Эльмира ханым.
Районыбыз авылларының зур, игелекле ярдәмен дә әйтеп китмичә булмый. Соңгы араларда авылларыбыз шулхәтле активлашты, моңа күңел сөенә, халыкның көчле, бердәм икәненә ышану тагын да арта. Кирлегәч, Сарабиккол, Яңа Сережкино, Мичурин, Зәй-Каратай, Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Федотовка, Тимәш авыл халкына төркем җитәкчесе Эльмира ханым зур-зур рәхмәтләрен җиткерә.
Лениногорскидан Станция-1, Станция-2 микрорайоннары да игелекле ярдәм күрсәткән. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән җибәрелгән хатлар да солдатлар күңеленә җылы хәбәр булып барып ирешкәндер.
Волонтерлар тәртипләп төягән гуманитар йөкне Донецк һәм Луганск юнәлешенә Рәис Нафиков илтте. Бу – аның СВОга йөк илтергә өченче тапкыр баруы иде.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 4 апрел санында чыкты
фотолар: Э. Уламасовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев