Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскиның «Ярату һәм догалар белән»волонтер төркеме 65нче гуманитар йөкне хәрби операция зонасына озатты

Бу – безнең тынычлыкны саклаучы хәрбиләр язмышы өчен битараф булмаучы халыкның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген күрсәтүче кабат бер дәлил.

Гуманитар йөктә шактый күләмдә эчәргә яраклы су, медикаментлар, дарулар, азык-төлек һәм эчке киемнәр, носкилар иде. Моннан тыш маскировка челтәрләре дә куелды. Әйтергә кирәк, маскировка челтәрләрен солдатлар сорый, ул алар өчен кирәкле әйбер. “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме үзләре үргән маскировка челтәрләрен, Кирлегәч авылы, Зәй-Каратай авылы волонтерлары үргән челтәрләрне гуманитар йөк белән озатты. 

Гуманитар йөкләр волонтер Рәис Нафиковның минивэн машинасына төялде. Ул берничә мәртәбә МХО зонасына йөкләрне илтте.  Йөкләр янына машина тәгәрмәчләре дә куелды. Якташыбыз Валерий Ананьев исә хәрбиләргә дип, үзенең мотоциклын да озатты. Мотоцикл аңа озак еллар хезмәт иткән.

“Волонтер төркемдәге кызлар мотоциклны СВОга җибәрмисеңме дип сорагач, шунда ук риза булдым. Иң мөһиме – бу хәлләр тынычлансын, ир-егетләр исән-сау кайтсын. Мотоцикл – тимер генә бит ул, ә кеше гомере – кадерле”, - ди Валерий Ананьев.

 Әле күптән түгел генә “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркеменең Агадуллин урамындагы бинасыз калулары турында хәбәр алдык.

“Кызганыч, бинаның хуҗасы сатты бинаны һәм без бинасыз калдык. Монда эш урыныбыз иде, маскировка челтәрләре үрдек, халык китергән әйберләрне җыеп, җайлап тутырып куя идек”, - ди төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова. 

Хәрби операция башыннан ук иртәдән кичкә кадәр махсус хәрби операциядәгеләрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү буенча эшләүче волонтерлар хәзер борчуда. “Тыл фронтка ярдәм итәргә тиеш!”-  аларның девизы бит. Администрация һәм җитәкчелек ярдәм итәргә вәгъдә биргән, яхшы хәбәргә өметләник.

Әлегә төркем җитәкчесе Эльмира ханымның телефонын калдырабыз: 8-987-294-84-79.
Киләсе гуманитар йөк госпитальгә китәчәк. Дымлы салфеткалар, медикаментлар кирәк булачак.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев